tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанда “Үзгәреш җиле” исә башлый
Бүген Казанда “Үзгәреш җиле” исә башлый

Бүген Казанда “Үзгәреш җиле” исә башлый

1,2,3 декабрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә икенче тапкыр “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале узачак. Фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән үткәрелә. Проектның төп максаты – татар җырларын дөнья музыка аренасына чыгару, шулай ук Россия һәм чит илләрдә татар музыка сәнгатен пропагандалау. Беренче тапкыр әлеге фестиваль узган елның ноябрь аенда узды. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты фестивальне ел саен үткәрү турында карар кабул итте.

Быел проектта жюри тарафыннан сайланган 22 җырчы һәм 2 вокал төркем катнаша. Катнашучылар симфоджаз оркестрга кушылып, татар телендә җырлар тәкъдим итәчәк. Фестивальнең сәнгать җитәкчеләре һәм сәхнәгә куючылары составына Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы белгечләре кергән.

Посмотреть на карте Казани

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*