tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Магнитогорск шәһәренә бара
SONY DSC
SONY DSC

Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Магнитогорск шәһәренә бара

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ике көнлек сәфәр белән юлга чыга. Ул көннең икенче яртысында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә булачак. Милли Шура рәисенең килүен  милләттәшләребез Татар мәдәни үзәгендә көтә. Васил Шәйхразыев биредәге эшләр белән танышачак.

Үзәк “Татар рухы” татар милли-мәдәни мохтариятенә,  2018 нче елның 1 нче октябрендә Президент Рөстәм Миңнеханов Магнитогорск шәһәрендә булып киткәннән соң бирелде. Бина авария хәлендә була. Президент кушуы буенча, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, ремонт эшләренә Татарстан хөкүмәтеннән акча бүленә. Биредә якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләрен уздыру планлаштырыла. Шулай ук музей булдырырга, китапханә фондын тулыландырып, уку залы ачарга җыеналар.

Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев иртәгә, 19 нчы июльдә, эш сәфәрен Башкортстанда дәвам итәчәк. Баймак шәһәрендә ул татар драматургы, шагыйрь, публицист Мирхайдәр Фәйзинең каберенә зыярарт кыларга планлаштыра.

Шуннан соң, Сибай шәһәрендә узачак  “Зауралье-2020” II Бөтенроссия инвестицион Сабан туенда катнашырга тиеш.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*