tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бюро утырышы узды
Бюро утырышы узды

Бюро утырышы узды

Бүген, 29 июль көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Бюросының  киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә Бюро әгъзалары Ринат Закиров, Камәрия Хәмидуллина, Разил Вәлиев, Эдуард Ганиев, Алмас Назиров, Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев, Рамис Сафин катнашты. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Данис Шакиров, рәис урынбасары Марс Тукаев, бүлек җитәкчеләре булды. Утырышта бары тик бер генә көн тәртибе – Бөтендөнья татар конгрессының IV съездына әзерлек эшләре каралды. Кабул ителәчәк рәсми документлар, пленар утырышта чыгыш ясаучылар, көн тәртибе, дискуссия мәйданчыклары турында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*