tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чабатачы Зәкия әби: «Барысын да эшлим. Кирәк икән тракторчы, ял иткәндә – гармунчы мин»
Чабатачы Зәкия әби: «Барысын да эшлим. Кирәк икән тракторчы, ял иткәндә – гармунчы мин»

Чабатачы Зәкия әби: «Барысын да эшлим. Кирәк икән тракторчы, ял иткәндә – гармунчы мин»

Зәй районының Имәнлебаш авылында яшәүче Миңлезәкия әби Габдрәхимова, 84 яшьтә булса да, чабата үрүдән туктамый. 70 ел тәҗрибәсе бар, көнгә бер парны өлгертә ала. Урманчылар сорый икән. Моңа кадәр ат-үгезләр асраган әбекәй картлыкка кул селтәп, җырлап-биеп яши әле.

Чабатага – перәннек

Балачагы ятимлектә үтә аның. 1941 елда әтисе сугышка киткән җиреннән хәбәрсез югалган. Бу вакытта иң кечкенә сеңелләренә 1 яшь кенә була. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, сыйныфташлары белән Кызыл Чәпчак мәктәбендә укыйсы килгән. Математиканы яхшы белгән. Тик әнисе мәктәпкә барырга йокысыннан уятмаган. 12 яшеннән үгез җигеп, фураж ташыган. Үгезләрне үзе җиккән. Яшелчә авылында сарык фермасында эшләгән. «Эштән курыкмадым, үҗәт булдым», – ди. Менә үгезләр белән дуслык каян килә икән! Узган елга кадәр җидешәр үгез, ат асраган әле ул.

Чабата кайтарырга да кечкенәдән үк өйрәнгән, тормыш нужасы мәҗбүр иткән. Миңнеруй түтие белән бергә үреп, кечкенә Зәкия аны Ширәмәт базарына алып барып саткан. Атнага алты кием чабата саткан акчага биш перәннек тигән. Берсен үзе ашаса, калганнарын өенә алып кайткан.

– Чабата киеп, сулар кичкән чаклар артта калды. Аллаһы Тәгалә аны башка күрсәтмәсен. Фәкыйрьлекне, авыр тормышны чагылдырган чабаталар сәхнәдә генә калсын, – ди Зәкия әби.

Кызлар эшкә батыр булган. Дүртәүләшеп чана белән урманнан агач ташып, өй җиткезгәннәр. Мич чыгарып, яңа өйгә күченгәннәр. Берничә елдан Зәкия Ярославльгә торф чыгарырга киткән. Аннан тегү машинасы, казбек шәл, Ленинград итеге, туганнарына яз-көз кияргә киемнәр алып кайткан.

Кем беренче сорый?

Тапкырлык кечкенәдән килә, күрәсең. Беренче булып сораган егеткә кияүгә чыгам, дип сүз биргән ул. Бу егет Зәй районы, Имәнлебаш авылының иң чибәр егете Гаптелбәр була. Ул үзе – Түбән Кама районының Югары Чаллы авылы кызы. 30 декабрьдә чәй эчеп утырганда, Гаптелбәр кызны күзләргә өйләренә килә. Аны да табынга утырырга кыстыйлар.

– «Чәегез бигрәк тәмле», – ди бу. «Мин үзем дә бик тәмле», – дидем. Икенче көнне кулымны сорарга килде. Аның белән бик матур гомер кичердек. Барысы 4 кыз үстердек. Гөлнур исемле кызыбыз 18 яшьтә вафат булды. Битендәге бетчәсен сытып, каны зарарланган иде, – ди Зәкия әби.

Өйләнешкәч, Гаптелбәр абый язгы ташуга төшеп, 7 ел авырган. Аны тәрбияләп, 42 килога кала Зәкия. Көн саен мунча ягып, кычыткан суы белән юындырган. «Шепкә» колхозында 20 атны өйрәткән. Сихәтләнгәч, ире урманчы булып эшкә урнаша. Алдынгы урман хезмәткәре булуында Зәкиясенең дә өлеше бар. «Мин аны артык эшләтмәдем. Урманыңда тәртип булсын. Агач сатасы булма, үзең дә урлама», – дип кистереп әйттем. Гаптелбәре мәрхүм инде. Зәкия әби аны сагынып, җырлар җырлый.

Бу урында кызыклы хәлне дә искә төшерде. Фермада сыер савып кына калмаган, 3 – 5әр гектар чөгендер дә эшкәрткән.

– Эш күп дип зарланганмындыр инде. Әдип улым ишеткән, күрәсең. Икенче көнне ат җигеп, арбага җыелма карават, мендәр, юрган, кайнаткан самавыр төяп, басуга менмәсенме?! Әбисе ашарга пешереп җибәргән. Каенана белән 35 ел яшәдек. «Әни, чәй эч тә, ятып тор», – ди улым. Басудагы хатыннар белән бергәләп чәй эчтек. Барысы да шаккатты. Менә шундый кызык чаклар бар иде, – ди ул, җир җимертеп эшләгән чакларын искә төшереп.

«Барысын да үзем эшлим»

Мондый әби яныннан китәсе дә килми.

– Болын кадәр өйдә үзегезгә генә күңелсез түгелме? Нәрсәләр эшлисез? – дип сорыйм әбекәйдән.

– Барысын да эшлим. Кирәк икән тракторчы, ял иткәндә – гармунчы. Менә шуннан аңла инде үзең, – ди, кеткелдәп.

Чисталык яратканы әллә каян күренә. Өенең бар җире дә тәртиптә. Быел 50 чебеш алган булган, аларны үстереп, суйган инде. Бакчасында да бер чүбе юк. Баш калкытырга ирек бирми. Шул ук вакытта су буенда җиләген дә җыярга өлгерә. Көн саен төшеп, 7 литрны тутырып менә икән.

– Төшмә, дип ачуланам. Тыңламый бит. Исән-сау гына булсын. Кыш буе оекбаш бәйли. Туйларга катлама, чәкчәкләр пешерә иде, – ди авылда мәдәният йорты мөдире булып эшләүче кызы Энҗе.

Эшнең дә, ялның да тәмен белә, кыскасы. Безне милли киемнән, алъяпкычтан, җырлап каршы алды ул. Әйтерсең, Имәнлебашның кояшы бүген бу йортка төшкән. Шигырьләр язарга, мөнәҗәтләр укырга да ярата икән. «Түгәрәк уен» фестивалендә катнашып, «Мөнәҗәтләр» номинациясендә беренче урын алган. «Татулыкта-тынычлыкта» дигән китапка чабата үргәнен төшергәннәр. Авыл клубының «Жәүһәр» халык фольклоры ансамбленә йөргән. Сүз чыкканда, такмагын да әйтә, уен-көлкеле җырларын да суза.

– Яшьләр хәзер чабатаның нәрсә икәнен дә белми. Аны үрү буенча яшьләргә «мастер-класс»лар күрсәтәм. Мунчаланы җәй буе күлдә тотабыз. Анысының да тәртибен аңлатам. Яшь буынга гореф-гадәтләрне сакларга киңәш итәм. Шөкер, тормышым рәхәт. Илебез тыныч булсын, оныкларга сөенеп яшәргә язсын әле, – диде ул, безне озатып.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*