tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы театры яңа сезонын Илгиз Зәйниев спектакле белән ачты
Чаллы театры яңа сезонын Илгиз Зәйниев спектакле белән ачты

Чаллы театры яңа сезонын Илгиз Зәйниев спектакле белән ачты

Чаллы театры үзенең яңа сезонын Илгиз Зәйниевның «Туйга ничә көн кала…» музыкаль комедиясе белән ачты. Бу яңа бина сәхнәсендә куелган беренче спектакль.

«Илгиз Зәйниев — хәзерге заманның актуаль сорауларына җавап эзләүче драматург. Феминизм, өйләнешү кебек актуаль проблемаларны яктырткан „Туйга ничә көн кала…“ әсәре шуның бер дәлиле. Күңелле җырлар, рэп белән бизәлгән музыкаль комедия яшьләрнең мәхәббәтне каян табарга соң дигән эзләнүенә ярдәм итәр», — дип тасвирлый театрның матбугат хезмәте яңа спектакльне.

Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олен Кинҗәгулов куйды.

Спектакль яңа сәхнәдә ике көн рәттән – 14 һәм 15 ноябрьдә аншлаг белән күрсәтелде.

Театрның яңа бинасы сентябрь аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Театрга Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Театрның яңа бинасы Низаметдинов урамы, 29нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*