tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда эшләгән “Мизгел” тормышыннан берничә мизгел
Чаллыда эшләгән “Мизгел” тормышыннан берничә мизгел

Чаллыда эшләгән “Мизгел” тормышыннан берничә мизгел

Җәй башында Яр Чаллы шәһәренең бердәнбер татар лагере — “Мизгел” эшләде.

Быел инде ул 15 нче мәртәбә татар балаларын һәм яшүсмерләрен бергә жыеп, “Сәламәт тән — сәламәт рух” дигән профиль сменасы үткәрде. Рухи һәм физик яктан сәламәтләндерү, яшь татарларга үз халкыбызның әхлак-әдәп кагыйдәләрен өйрәтү максаты белән үткәрелүче әлеге смена 18 көн дәвамында кызыклы һәм файдалы программа буенча үтте. “Әхлак дәресләре”ндә белем алудан тыш, ял итүчеләр татар җырларын, биюләрен өйрәнделәр, “Татар кызы”, “Татар егете”, Сабан туе кебек милли-мәдәни бәйгеләрдә, заманча мавыктыргыч уеннарда, үзләре әйткәндәй, «бегалка»ларда рәхәтләнеп йөгереп, ярышып, урманның саф һавасын сулап, сәламәтләнеп кайттылар.

“Мизгел” татар лагере җәй дәвамында бер генә тапкыр үткәрелә. Анда 9 яшьтән 13 яшькә кадәр булган, үз мәдәниятебезне белергә теләгән балалар җыела, дип хәбәр итә Зәмирә Ларичева. Фотолар җибәрү тоткарланды, шулай да милләтәшләребезгә мондый лагерь тормышын күреп алу кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

“Мизгел” милли-мәдәни клубы ел буена эшли. Әле үткән атнада гына да алар “Тиң ярыңны ничек табарга?” дигән тематик кичә үткәргәннәр, бу атнада исә татар дискотекасында гөрләтеп биегәннәр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*