tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 50 ел сәхнәдә
50 ел сәхнәдә

50 ел сәхнәдә

Оренбургдагы милләттәшләребез Русия Федерациясенең атказанган артисткасы Люция Абдуллаеваның юбилей бенефисына әзерләнә.

Оренбург татар дәүләт  драма театрында 25 ел дәвамында эшләүче артистканың юбилей кичәсе 2014 елның 31 октябрендә узачак.

Люция Абдуллаева сәхнә сәнгате күгендә туктаусыз эзләнүе, илһамлы хезмәт юлында янып яулаган үз югарылыгы, үз яктылыгы, беркемгә дә охшамаган үз йөзе, үз иҗаты булган йолдыз.

Люция ханымның талантына, эш сөярлегенә сокланмыйча булмый. Ә талант аңа табигать тарафыннан кызганмыйча  бирелгән. Таланты белән генә түгел, үзенә хас ихласлыгы, бирелеп, онытылып уйнауы, тудырган образларының  халыкчанлыгы, тормышчанлыгы белән хәйран  калдыра ул. Сәхнәдә 50 ел эшләү  дәверендә ул тамашачылар күңелендә истә  калырлык 100–дән артык төрле  пландагы саллы образлар иҗат итте. Аның мәрхәмәтле, олы йөрәкле, кешелекле апалары, ак әбиләре һәм мәкерле, көнчел геройлары әле дә күз алдында.  Гөлчирә (Т.Гыйззәт “Ташкыннар”), Киръянова (Б.Васильев “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде”), Фәүзия (Р.Хәмид “Фәүзия”), Сиен (А.Несин “Алтын туй”), Розалия (Ф.Бүләков “Каһәрәнгән мәхәббәт”), Фәрдәнә (Ә.Гаффар “Язлар моңы”), Карчык (Р.Шәриф “Көзге өметләр”), Анна Егоровна (Т.Миңнуллин “Төш), Бибкәй (М.Фәйзи “Адашкан күңел”), Хәнә (Ф.Бүләков “Әхмәдигә дүрт әби”), Оләѓа (Л.Руохонен “Ольга”) кебек эчке яктан  тирән, үтә бер төгәллек белән тудырылган образлары – Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Люция Абдуллаеваны иҗат биеклегенә күтәреп, аны  киң диапозонлы һәм тулы канлы, үзенчәлекле һәм профессиональ яктан югары дәрәҗәдә камил булган артистка итеп танытты.

Л.Абдуллаева – киңкырлы талант иясе.  Ул моңы ташып торган артистка. Аның тавышы чылтырап  аккан чишмә тавышларын хәтерләтеп, моң дәрьяләренә алып кереп китә. Музыкаль әсәрләрдәге образларны Люция ханым  актерлык алымнары ярдәмендә генә түгел, җыр мөмкинлекләре аша да яктырта. Аның көчле,  моңлы тавышы, зифа буй–сыны, күбәләктәй җиңел гәүдәсе, очып–очып биюе тамашачылар  күңелен әсир итә. Үз тамашачылары күңеленә ачкыч тапкан, меңләгән йөрәкләрне сөендергән,  шатландырган олы сәхнә остасын алда яңа  иҗат газаплары һәм шатлыклары көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*