tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чебоксар шәһәре XVIII Федераль Сабан туе кунакларын кабул итә
Чебоксар шәһәре XVIII Федераль Сабан туе кунакларын кабул итә

Чебоксар шәһәре XVIII Федераль Сабан туе кунакларын кабул итә

6-7 июль көннәрендә  Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуй уңаеннан бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Чувашия Республика чигендә кунакларны җырлар, милли ризыклар һәм көләч йөз белән каршы алалар. Инде Татарстан, Пенза, Коми, Әстерхан, Киров өлкәләреннән вәкилләр килеп җиткән. Барлыгы илкүләм Сабантуйда Россиянең 41 төбәгендәге  татар иҗтимагый оешмаларыннан 500ләп вәкил  катнашыр дип көтелә.

Бүгенгә, 6 июльгә, Татарстанның сәнгать осталары концерты билгеләнгән. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана. Шулай ук Чувашия дәүләт театр һәм балет театрында Татарстан президенты исеменнән  тантаналы кабул итү чарасы узачак.

Театр фойесында Татарстан һөнәрчеләре күргәзмәсе оештырыла. Концертта республикабыз артистлары – Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Диляра Палатова, Карина Җиһаншина, Зарина Вильданова, Рамил Аймәтдинов, Азат Абитов, «Болгар кызлары» триосы чыгыш ясаячак. Чувашиянең иҗат төркемнәре дә тамашачыларны сөендерәчәк.

7 июль көнне Чебоксар шәһәренең Кызыл мәйданы территориясендә XVIII Федераль Сабантуй үткәрелә. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашия республикасы җитәкчесе Михаил Игнатьев катнашачак.

Сабантуйның мәдәни программасы 10.00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачылыш – 11.30 сәгатьтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*