tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чечен Републикасы башлыгы вәкиле Татарстан мөфтие резиденциясендә: “Эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт!”
Чечен Републикасы башлыгы вәкиле Татарстан мөфтие резиденциясендә: “Эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт!”

Чечен Републикасы башлыгы вәкиле Татарстан мөфтие резиденциясендә: “Эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт!”

Кичә, 6 июльдә, Диния нәзарәтендә мәртәбәле кунак булып китте — ТР-дагы Чечня Республикасы башлыгы вәкиле Асламбәк Бердукаев. Тәүге очрашу истәлеге итеп мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакка истәлеккә былтыр Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән һәм Махачкалада Төньяк Кавказның дин әһелләре өчен уңышлы тәкъдим ителгән рус телендәге “Калям шариф. Перевод смыслов” басмасын бүләк итте. Асламбәк Харонович Камил хәзрәткә бүләге өчен рәхмәтен белгерде, китапның чыгарылыш тарихы белән кызыксынды һәм бу төпле хезмәтне югары бәяләп, Россия өммәтендә аны танылган икәнен билгеләп узды.

Алга таба Камил хәзрәт кунакка Татарстан мөфтиятенең күпьяклы эшчәнлеге һәм өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде: фәнни-дини, мәгърифәт һәм дәгъвәт, нәшрият, хәйрия, яшьләр белән эшчәнлек һәм башкалар; шулай ук Чечен һәм Татарстан Диния нәзарәтләренең үзара кисешү нокталарын искә алды. Очрашу барышында мөфтиятнең Чечен Республикасы башлыгы вәкиле белән хәзмәттәшлекне көйләү мөмкинлекләре каралды. Асламбәк Харонович уртак хезмәттәшлекне яшьләр сәясәтеннән башларга тәкъдим итте, чөнки ул татар һәм чечен яшьләренә уртак булган проблемаларга кагыла.

“Шәхси үземнән эшчәнлегегез өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә”, − дип сүзен тәмамлады Асламбәк Харонович. Камил хәзрәтнең Татарстан өммәтенең мөфтие генә түгел, шулай ук яшьләр өчен белемле, күпкырлы, көчле мөселман үрнәге булуын билгеләп узды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*