enrutat
Баш бит / Чәкчәк әби
Чәкчәк әби

Чәкчәк әби

Җир йөзендә үрнәк гаиләләр, тормышны яратып яшәүчеләр, аның кадерен белүчеләр бихисап. Әлеге язмам Ижау шәһәрендә тормыш итүче зур хөрмәткә лаек гаиләләрнең берсе турында булыр.
“1981 елның матур көз айлары иде. Яшь чак – матур чак, тормыштан бары тик гүзәллекне генә күрә торган, кызлар күзли торган чак”, — дип, шаяртып сүз башлады Әсгатъ абый. “Менә шул бер матур көндә Тәнзилә исемле бик чибәр кыз белән очраштым. Әмма ул вакытта тормышыбыз шулай бәйләнеп китәр дигән уй башыма да килмәгән иде. Әлбәттә, башта озаттым, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттем. Ноябрь аенда Тәнзилә белән өйләнешеп, матур тормыш корып җибәрдек. Үкенмим, чөнки тормышыбыз бик матур, күпләр сокланырлык. Күзләр генә тия күрмәсен. Бер-беребезне аңлап, авыр чакларда ярдәмләшеп, шатлыкларны уртаклашып яшибез. Тәнзилә апаңның күңелен күрү өчен, яшь чактагы кебек хәзер дә чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр бирү гадәтен дәвам итәм. Шулай бер-беребезне яратып, саклап кына торабыз”, — диде Әсгатъ абый.
Сүзгә Тәнзилә апа да кушылды. “Әйе, тормышыбыз бик матур. Әсгатъ абыеңны бик яраттым. Мактап, сыйлап кына тордым мин аны. “Ир-ат кеше ашказаны аша ярата,” — дип әйтә иде әнием Рафика (урыны оҗмахта булсын). Әниемнең тормышы авыр чакларга туры килсә дә, кул эшләренә, мич ашына, аш-суга бик оста кеше иде. Ул ашау пешергәндә, мин дә аңа булыша башладым. Шуннан күреп үскәнгәдер инде, бүгенге көндә мин дә чәкчәк пешерәм. Хәтерлим әле: иң беренче чәкчәкне олы кызыбыз Альбинаның туена пешергән идем. Ярыйсы гына килеп чыкты. Әкренләп күршеләргә, дусларга, туганнарга пешердем, ә соңыннан чит кешеләрдән заказлар ала башладым. Бүгенге көндә социаль хезмәткәр булып эшлим, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә булышам. Буш вакытларымда үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Һәрвакытта уң кулым булырдай ике кызыбыз – Альбина, Ләйсән бар. Бигрәк тә бәйрәмнәрдә заказлар күп була, кызларым да бик теләп булышалар.
Чәкчәк пешергәндә, гел “чәкчәк” сүзе ишетелгәнгәме, онык­ларым: “Чәкчәк әби”, — дип эндәшә башладылар. Күршеләрем дә шулай яратып дәшәләр.
Әниемнең яраткан шөгылен дәвам итүемә, кешеләргә файда китерә алуыма мин бик сөенәм. Әлеге шөгыльне кызларым да дәвам итсәләр, мин бик шат булыр идем. Кызларым да, кияүләрем дә бик осталар, тәртиплеләр, кулларыннан бар эш тә килә. Һәммәсе дә алтын куллы. Матур гына гомер кичерәләр. Аллага шөкер, безгә “әти-әни, әби-бабай” гына дип торалар. Алга таба да Әсгатъ белән бүгенгедәй матур тормышта яшәргә язсын иде дип, Ходайдан сорыйм”, — диде Тәнзилә ханым.
Әйе, Әсгать абый һәм Тәнзилә апа бер-берсен сайлап ялгышмаганнар, гаиләдә алар бер-берсенә терәк, балаларына һәм аларның гаиләләренә яраткан әти белән әни, оныкларына кадерле әби белән бабай, күршеләренә, туганнарына, якыннарына һәрвакыт ярдәмгә әзер киң күңелле кешеләр. Шундый тату, күпләргә үрнәк гаилә булып, озак еллар яшәргә язсын.

Таңсылу Арсланова
«Яңарыш» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*