tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чемпионатта катнашучыларга Тукай шигырьләрен укыталар
Чемпионатта катнашучыларга Тукай шигырьләрен укыталар

Чемпионатта катнашучыларга Тукай шигырьләрен укыталар

Ворлдскиллс авылында яшәүчеләр шулай ук татар халык җырларын да ишетә алачак. WorldSkills ның мәдәни программалар департаменты җитәкчесе Роман Османов журналистларны чемпионатта катнашучыларның ял урыннары белән таныштырды.

– Ворлдскиллс авылының лаундж-зонасында ял итәргә, аралашырга, дуслар табарга, төрле мавыктыргыч уеннар уйнарга, җырлап, биеп күңел ачарга була. Шунда ук самокат, велосипедта да йөрергә була. Алар бушка бирелә. Спорт яратучылар бадминтон, волейбол уйный ала. Өстәл уеннары да күп булачак, – дип сөйләде ул.

Мәдәни программа да бай булырга охшаган. Һәр кич концерт программасы тәкъдим ителә. Алар бер-берсен кабатламаячак. Халык иҗаты, фольклорына да басым ясалачак. Роман Османов сүзләренчә, читтән килгән кешеләр бигрәк тә фольклор белән кызыксына. Заманча музыка да яңгырачак. Байк-шоу, лайт-шоуларны яшьләр аеруча үз итәчәк. Инструменталь ансамбльләр чыгышы да көтелә.

Лаундж-зонада өч зур чатыр куелган. Аларның берсендә кечкенә генә китапханә дә урын алган. Анда рус һәм татар телләрендәге классик жанрдагы китаплар шактый табарга була.

– Йомшак кәнәфиләргә утырып, Пушкин, Тукай, Җәлил шигырьләрен инглиз телендә тәрҗемә ителгән китаплардан укырга була, – ди Роман Османов.

Гомумән, Ворлдскиллс авылын шәһәр эчендәге шәһәр дип әйтергә була. Монда яшәр һәм ял итәр өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Ателье да, кер юу йорты да, супермаркет, кафелар да бар.

Дилбәр Гарифуллина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*