tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Черногориядә беренче тапкыр Сабан туе узган
Черногориядә беренче тапкыр Сабан туе узган

Черногориядә беренче тапкыр Сабан туе узган

14 июльдә Черногориядә беренче тапкыр Сабан туе узган. Милли бәйрәм Тиват шәһәре пляжында үткән. Бу хакта “Татар-информ”га Мөслим районы егете, хәзерге вакытта Черногориядә яшәүче Айдар Гәрәев хәбәр итте.

“Сабан туен Черногориядә яшәүче Казан егетләре Рушан Вәлиев һәм Илдар Закиров оештырды. Алып баручы – Уфадан Эльвира. Аэропорт артында пляжда узды. Башлап җибәргәндә 20ләп иде, азакка 50-60 кеше җыелды. Бик күңелле, бик җылы узды. Оештыручыларга рәхмәт”, – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*