tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районы Бөрбаш авылында Республика мөселман балалар сабан туе узды
Балтач районы Бөрбаш авылында Республика мөселман балалар сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында Республика мөселман балалар сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында Республика мөселман балалар Сабан туе уздырылды. Әлеге традицион чара уникенче тапкыр Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырылды.

Сабан туеның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге  җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин бар иде. Балалар өчен дип аталса да, бәйрәмне күрергә дип, күренекле шәхесләр, республика районнары имам-мөхтәсибләре, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән күп санлы кунаклар җыелды.

Республика мөселман балалар Сабан туен Җәлил хәзрәт Фазлывның оныгы Салих Коръән аятьләре укып ачып җибәрде, Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мөнәҗәтләр, салаватлар әйтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин чара кунакларын сәламләп, Коръәннең “Әт-Таляк” сүрәсеннән аятьләр китерде: “Кем дә кем Аллаһыдан курыкса, Ул аңа (дөньяның шөбһәләреннән, үлемнең куркынычлыгыннан һәм Кыямәт көненең кыенлыкларыннан) бер чыгыш (юлы) насыйп итә. Һич көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра”.

– Күренекле дин галиме Мөхәммәд Фикхый Әл-Гайни “Әдәбүл мөфти” китабында: “Бер кеше күп китаплар укыган галим булса да, кешеләрнең хәл-әхвәлләрен, тормыш рәвешен белмәсә, аңламаса, ул надан”, – дигән. Шуңа күрә без җирлегебезгә хас гореф-гадәтләрне кабул итәргә, аларны сакларга тиеш, – дип билгеләп узды республика мөселманнары башлыгы. Бу уңайдан ул күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең күренекле гыйбарәсенә мөрәҗәгать итте: “Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый. Алар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”.

Алга таба Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районында дин үсешенә зур өлеш кертүче шәхесләргә, шул исәптән, Республика мөселман балалар Сабан туен уздыруга булышлык куйган эшмәкәрләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантаналы ачылыш һәм бүләкләүдән соң, бәйрәмнең төп өлеше башланып китте. Сабыйлар өчен төрле уеннар, ярышлар, нәниләрне рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар әзерләнгән иде. Алар кул көрәше, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, тәңкә җыю, чүлмәк вату, таяк тартышу, әтәч тоту, туры баганага менү, утын кисү, йөгерү, әйбер кисү кебек уеннарда катнашып, бүләкләр отты. Шунысын билгеләп узарга кирәк: ярышлар балалар арасында гына түгел, Сабан туена килгән өлкәннәр арасында да оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан иделәр.

Чарага җыелган халык өйлә намазын күркәм гадәт буенча Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, мәйдан уртасында укыды.

Һәр Сабан туеның бизәге, әлбәттә – милли көрәш.Быел Республика мөселман балалар сабан туенда 2001 елда һәм 2001 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 5 авырлык категориясендә бил алышты – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак. Җирәбә нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр арасында төп бүләк – скутерны Мамадыш районы егете Булат Юнысов отты, ул 75+кг үлчәү категориясендә беренче урынны алды. Моннан тыш, көрәштә I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия тапшырылды.

Шунысын искәртеп узарга кирәк: Мөселман балалар сабан туе 4 августта Мамадышта да узачак.

 

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*