tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсендә “Нәни энҗеләр”, “Нәни батырлар” конкурсында катнашучылар спорт буенча осталыкларын күрсәтте
Чиләбе өлкәсендә “Нәни энҗеләр”, “Нәни батырлар” конкурсында катнашучылар спорт буенча осталыкларын күрсәтте

Чиләбе өлкәсендә “Нәни энҗеләр”, “Нәни батырлар” конкурсында катнашучылар спорт буенча осталыкларын күрсәтте

Чиләбе өлкәсендә “Нәни энҗеләр”, “Нәни батырлар” исеменә лаек булу өчен көрәш дәвам итә. Чираттагы конкурс вакытында, катнашучылар спорт өлкәсендәге осталыгын күрсәтергә тиеш иде.

Биремнәр катлаулы булса да, малайлар һәм кызлар үзләренә куелган сынауларны бик тырышып үтәде. Җитез, көчле, максатчан, алынган эшен ахырга кадәр җиткерә алуларын күрсәттеләр.

Аларны жюри игътибар белән күзәтә. Әти-әниләрнең тырышлыгына да игътибар итәләр. Өлкәннәр балалары өчен җан ата, лакатлар ясап килгәннәр. Конкурста катнашучыларны канатландыручы сүзләр дә кычкырып тордылар. Соңыннан балаларга баллы бүләкләр өләштеләр, дип хәбәр итәләр Чиләбе өлкәсендәге милләттәшләребез.

Иң яхшы нәтиҗәләр:

“Нәни энҗеләр”

Дарина Хусамова

“Нәни батырлар”

Тимур Закирҗанов
Закир Мухаметшин
Данил Зарипов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*