tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә “Милли кино” чарасы кысаларында татарча фильм күрсәтеләчәк
Чиләбе татарлары Илдар Ягъфәров фильмын караячак
Чиләбе татарлары Илдар Ягъфәров фильмын караячак

Чиләбедә “Милли кино” чарасы кысаларында татарча фильм күрсәтеләчәк

Чиләбе шәһәрендә яшәүчеләр 21 февраль көнне татар, башкорт, казах, алман һәм урыс телләрендә кино карый алачак. Кино күрсәтү “Милли кино” проекты кысаларында “Знамя” кинотеатрында узачак.

Татар яшьләре берлеге активисты Элвина Графикова сүзләренә караганда, чараның 21 февральгә билгеләнүе юкка гына түгел. Нәкъ менә 21 февральдә Халыкара ана теле көне билгеләп үтелә.

Проектны оештыручылар уйлавынча, милли кино күрсәтү – бу халыклар өчен туган телләрен саклап калуның бер ысулы булып тора һәм халыкларга бер-берсенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге бирә.

Милли оешмалар чарада катнашучы фильмнарны үзләре сайлый. Татар яшьләре берлеге Казанда яшәүче режиссер Илдар Ягъфәровның “Югалту” картинасын сайлаган.

“Милли кино” кысаларындагы фильмнарны карау тамашачы өчен түләүсез булачак.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*