tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә нәни татар кызлары өчен бәйге үткәрелә
Чиләбедә нәни татар кызлары өчен бәйге үткәрелә

Чиләбедә нәни татар кызлары өчен бәйге үткәрелә

14 декабрь көнне Чиләбенең М.Глинка исемендәге опера һәм балет театры бинасында “Татар  кызы – 2013. Нәни энҗеләр” бәйгесенең тантаналы финалы үтәчәк.

Бәйгене Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы өлкә һәм шәһәр хакимияте ярдәмендә үткәрә.

Иң чибәр, иң уңган кызларны барлау конкурслары Чиләбедә үткәне бар иде, инде беренче мәртәбә 8-10 яшьлек кыз балалар ярыша. Аларның ярышлары да үзгә.

Башта сайлап алу узды. Бу чаралар Чиләбе өлкәсенең бар почмагында да үткәрелде: Кунашак, Магнитогорск, Златоуст, Верхний Уфалей, Еманжелинск, Копейск, Троицк, Магнитогорск, Пласт, Нагайбак, Чиләбе үзе.

12 октябрьдә үткән беренче этапта кызлар балчыктан савыт саба әвәләү осталыгында, татар телен ни дәрәҗәдә камил белүдә ярыштылар. Икенче этапта, ул 19 октябрьдә уздырылды, нәни катнашучылар кул эшләрен дә, матур хәрәкәт итә белүләрен дә күрсәттеләр. Инде 25 октябрьдә, өченче этапта татар халык музыкасын, татар музыка коралларын тану, белү кирәк иде, аш-суга да осталык дәрәҗәсе тикшерелде, кызчыклар татар милли ризыкларын әзерләп күрсәттеләр.

Ноябрь ае дәвамында финалга узган кызлар махсус мөгаллимнәрдән дәрес-сабак алдылар. Үзеңне күрсәтә белү осталыгына кызларга хореограф, сәхнә сөйләме һәм актерлык осталыгы бенча укытучылар, фотограф өйрәттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*