tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән егетләре билбау көрәше буенча Казахстан турнирында призлы урыннар алган
Чирмешән егетләре билбау көрәше буенча Казахстан турнирында призлы урыннар алган

Чирмешән егетләре билбау көрәше буенча Казахстан турнирында призлы урыннар алган

Лашман мәктәбе укучылары билбау көрәше буенча Казахстанда узган халыкара турнирдан, республика данын яклап, призлы урыннар яулап кайтты.

15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында Нур-Солтан шәһәрендә оештырылган әлеге бәйгедә 70 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр категорияседә Нәзир Ибәтуллин — икенче, Динар Шакиров өченче урыннарга чыккан. Аларга грамоталар һәм медальләр тапшырылган.

Егетләрнең тренеры Рафик Гатин әйтүенчә, әлеге бәйгедә республикадан җиде көрәшче катнашкан. Аларның дүртесе призлы урыннар алган, шуларның икесе — Лашман авылыннан.

Марат Гомәров

nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*