tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай мөхтәсибәтендә Туган тел елы кысаларында татар телен саклау турында сөйләштеләр
Чистай мөхтәсибәтендә Туган тел елы кысаларында татар телен саклау турында сөйләштеләр

Чистай мөхтәсибәтендә Туган тел елы кысаларында татар телен саклау турында сөйләштеләр

21 февраль көнне, Халыкара туган тел көнендә, нәзарәт игълан иткән Туган тел елы кысаларында Чистай мөхтәсибәтенең Ислам үзәгендә ток-шоу форматында татар телен саклау проблемаларына багышланган очрашу узды. Очрашуны “Мөслимә” клубы җитәкчесе Рушания Закирова һәм мөхтәсибәт каршындагы татар теле укытучысы Зөлфия Шәйхетдинова алып барды, спикерлары булып Чистай шәһәре мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге һәм мөхтәсибәт каршындагы аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Галимов, Чистай муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов, милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча мәгариф идарәсе методисты Айгөл Гайфетдинова, “Камалия” тәрбия үзәге җитәкчелеге һәм Чистай мөхтәсибәтенең төрле бүлек вәкилләре катнашты.

Очрашуда чыгыш ясаучылар татар телен саклау буенча үз фикерләрен белдерде. Барлык спикерлар да туган телгә балачактан ук хөрмәт тәрбияләү кирәклеге турында бердәм фикер белдерде. Шулай ук яшьләр өчен кызыклы мәйданчыклар булдыруның мөһимлеген дә әйттеләр.

Чистай мөхтәсибәте, үз чиратында, татар телен үстерү һәм саклау юнәлешендә бик күп эшләр башкара. Мәсәлән, мөхтәсибәттә татар теле курслары эшли, туган телебездә күпләгән чаралар үткәрелә һ.б.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел нәзарәт тарафыннан Туган тел елы дип игълан ителде. Ел дәвамында мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*