tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстандагы төбәк милли мәдәни автономиясе яңа рәис сайлады
Чуашстандагы төбәк милли мәдәни автономиясе яңа рәис сайлады

Чуашстандагы төбәк милли мәдәни автономиясе яңа рәис сайлады

31 октябрь көнне, Чуашстанның Комсомол районында төбәк татар милли мәдәни автономиясенең хисап-сайлау җыелышы узды. Анда республиканың барлык районнарыннан да делегатлар катнашты. Ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап автономия рәисе Кыям Пахалов хисап тотты. Республикада татарлар өчен автономия тарафыннан башкарылган эшләргә, автономия рәисенә җыелган халык рәхмәтләрен белдерде.

Бу җыелышта автономиянең яңа рәисен дә сайладылар. Ул татар дөньясына шактый мәгълүм шәхес, Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган милләттәшебез, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов. Монынчы ул Чуашстан татарлары милли мәдәни автономиясе Советы рәисе иде.

Бүген, Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов әле үзенең туган көнен дә билгеләп үтә. Без аны бәйрәме белән котлыйбыз. Гаилә иминлеге, сәламәтлек, милли эшләрдә бергәләшеп катнашырбыз дигән теләктә калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*