tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең «Мишәр» ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирергә тәкъдим ителде
Чувашиянең «Мишәр» ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирергә тәкъдим ителде

Чувашиянең «Мишәр» ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирергә тәкъдим ителде

Чувашиянең «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирергә тәкъдим иттеләр. Әлеге фикерне Чабаксарда узган «Гыйбатдинов укулары» дип аталган конференциядә Чувашиянең Урмай авылы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Зыятдинова тәкъдим итте.

«Ансамбльгә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү инициативасы белән солистлар чыкты. Чөнки Фәрит абый безнең ансамбльгә нигез салды. „Мишәр“ ансамбле аның баласы дисәң дә була. Чувашия Хөкүмәте депутатларына шушы тәкъдимебез турында хат яздык», — диде Илсөяр Зыятдинова.

Аның сүзләренчә, ансамбль солистлары Фәрит Гыйбатдиновның исемен мәңгеләштерергә тели.

«Киләсе елда ансамблебез 35 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. „Мишәр“ халык җыр һәм бию ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исеме бирелсә, бу аның исемен мәңгеләштерер иде. Безнең өчен бу зур бүләк булачак», — дип сөйләде Илсөяр Зыятдинова.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*