tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсенең I татар хатын-кызлары форумы узды
Новосибирск өлкәсенең I татар хатын-кызлары форумы узды

Новосибирск өлкәсенең I татар хатын-кызлары форумы узды

Оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Новосибирск өлкәсенең «Татар милли – мәдәни автономиясе», Татар федераль милли-мәдәни автономиясе. Чара Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге» , «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ярдәме белән узды.

Форумда Новосибирск өлкәсенең 8 районыннан хатын-кызлар делегациясе катнашты. Әлеге чараның максаты – Новосибирск өлкәсе территориясендә яшәүче татар хатын-кызларны туплау; аларны әлеге проект белән кызыксындыру, гаилә һәм мәгариф учреждениеләрендә татар мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә этәргеч бирү. Татарлар күпләп яши торган һәр район һәм авыл эш өчен методик материал, шулай ук сәхнә эшләнмәләре, аудио материаллар бирелде. Форумның пленар утырышында делегатлар актив фикер алыштылар, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Форум делегатлары бертавыштан Новосибирск өлкәсенең татар хатын-кызлары форумын ике елга бер тапкыр уздыру турында карар кабул итте. Пленар утырышта билгеләнгән барлык планнарның үтәлешен контрольдә тоту өчен координация советы сайланды, аның составына өлкә һәм Новосибирск шәһәренең һәр районы вәкилләре керде.

Форум делегатларына Новосибирск өлкәсенең борынгы җирлегенәге Юрт-Ора авылына экскурсия уздырылды. “Танышу кичәсе”ндә хатын-кызлар танышу гына түгел, үз эшчәнлекләре турында да сөйләде, алар бер-берсенә төгәл сораулар белән мөрәҗәгать итте һәм киңәшләр сораштылар.

Форумның тантаналы өлешендә Новосибирск өлкәсе Хөкүмәтеннән һәм Новосибирск шәһәре мэриясеннән, шулай ук милләтара оешмалардан вәкилләр катнашты. Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы “Ак калфак” һәм Ульяновск өлкәсе белән котлау видеосы күрсәтелде. Делегатлар мондый Форумнарны ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген һәм үткәрергә кирәклеген аңладылар.

fnkat.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*