tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чабаксарда Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап тәкъдим ителде
Чабаксарда Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап тәкъдим ителде

Чабаксарда Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап тәкъдим ителде

Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чабаксарда «Гыйбатдинов укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап тәкъдим ителде. Китапның авторы — журналист Рәфис Җәмдихан.

«Фәрит абый үлгәч, аның хатирәләрен, мирасын ничек сакларга икән, дигән уйлар килде. Чувашия татарлары автономиясенең яңа җитәкчелеге белән „Фәрит Гыйбатдинов хакында хатирәләр, истәлекләр, язмалар“ дигән хатирәләр җыентыгы чыгарырга булдык. Бүген конференциядә яңгыраган сүзләр белән китап соңрак тагын да тулыландырылачак. Тиражы 500 данә булачак», — диде ул.

Рәфис Җәмдихан сүзләренчә, ике йөзгә якын битле китапта Фәрит Гыйбатдиновның дуслары һәм бергә эшләгән хезмәттәшләре аның турындагы истәлекләре белән уртаклаша. Җыентык милли чараларда бушлай таратылачак.

Китап Татарстан хөкүмәте ярдәме белән басылган.

Автор әйтүенчә, киләсе елда Фәрит Гыйбатдинов турында гаилә хатирәләренә багышланган китап чыгару да ниятләнә.

«Киләсе елга Фәрит абыйның вафатына бер ел булуга бәйле рәвештә аның тормыш иптәше, балалары, туганнарының хатирәләреннән китап чыгарырга планлаштырабыз», — дип сөйләде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*