tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Фәхретдинов – «Оренбур лирасы» губернатор премиясе лауреаты
Дамир Фәхретдинов – «Оренбур лирасы» губернатор премиясе лауреаты

Дамир Фәхретдинов – «Оренбур лирасы» губернатор премиясе лауреаты

Оренбур өлкәсе филармониясендә «Оренбур лирасы» губернатор премиясен тапшыру тантанасы булды. Билгеле инде, чара гадәти булмаган – онлайн форматында узды. Лауреатлар зур экран аша виртуаль катнаштылар. Алар өчен Раушан Якупов җитәкчелегендәге Камера оркестры уйнады.

Мәдәният өлкәсендәге махсус Губернатор премиясе Оренбур өлкәсе Закончыгару җыены депутаты, ООО «Бен-Газ-Сакмара» директоры Дамир Фәхретдиновка аның меценатлык эшчәнлеге өчен тапшырылды. Бүләкләү онлайн-форматта өлкә филармониясеннән трансляцияләнде, анда «Сәнгать төне» традицион акциясе узды.

– Һичшиксез, эре социаль әһәмиятле проектларга, безнең әйдәп баручы иҗат коллективларына һәм профильле учреждениеләребезгә, халык һөнәрләренә, музей берләшмәләренә ярдәм итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте Дамир Фәхретдинов чыгышында. – Бу өлкәдә дәүләт-шәхси партнерлыкны стимуллаштыру, бюджеттан тыш финанслау чыганакларын җәлеп итү. Мәдәният үсешенә ярдәм итәргә кирәк, шул исәптән закон чаралары, хәйриячелек, меценатлык ярдәмендә дә. Һәм миңа бу кирәкле һәм мөһим эшкә катнашым булу бик күңелле.

Дамир Илдус улы Фәхретдинов 1988 елның 10 маенда Владимир шәһәрендә туа. 2009 елда Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлый. 2011 елда «Нефть-газ эше» юнәлеше буенча магистр дәрәҗәсен ала.

2016 елда алтынчы чакырылыш Оренбур өлкәсе Закончыгару җыены депутаты итеп сайлана. Милләтләр эшләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар комитеты әгъзасы. Федераль Җыенның Федерация Советы каршындагы яшь закон чыгаручылар палатасы әгъзасы, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр спорты федерациясе президенты. Оренбур бизнес-порталы «Глобаль56» мәгълүматлары буенча, Оренбур өлкәсе Закончыгару җыены депутатларының еллык рейтингында 3 нче урында тора. Глобаль56.ру ул танылган шәхесләр: сәясәтчеләр, чиновниклар, бизнесменнар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре эшчәнлегенә аерым игътибар бирә. Аларның фикере күбесенчә Оренбур һәм Оренбур өлкәсенең сәяси, иҗтимагый һәм икътисади тормышы үсешен билгели.

Дамир Фәхретдинов Региональ иҗтимагый оешма «Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте» Советы әгъзасы булып тора. Ул төрле милли чараларга, китапханәләрне, һәм башка мәдәният, мәгариф объектларын төзекләндерүгә, Оренбурның «Хөсәения» мәдрәсәсендә студентларны укытуга ярдәм күрсәтеп килә.

Фәннур Гайсаров, Оренбур шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*