enrutat
Баш бит / «Диктант язуда иң авыры – каләм тотып кәгазьгә язу»
«Диктант язуда иң авыры – каләм тотып кәгазьгә язу»

«Диктант язуда иң авыры – каләм тотып кәгазьгә язу»

Узган шимбәдә бөтен дөнья буйлап сибелгән татарлар һәм татар теленә битараф булмаган башка милләт вәкилләре – олысы, кечесе, кулына каләм алып, татарча диктант язды.

Әлеге чара татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, туган телгә игътибар җәлеп итү, ана телендә сөйләшүчеләр санын арттыру максатыннан оештырылган. “Татарча диктант” акциясе быел дүртенче тапкыр узды.

Диктант өчен Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” публицистик әсәреннән өзек сайланды. Текстның эчтәлеге бүгенге көн өчен актуаль. Китапны компьютер, заманча гаджетлар алыштырмагае, дип борчыла шагыйрь. Компьютерда язып күнеккән буын да: “Диктант язуда иң авыры – тыныш билгеләре кую да, сүзләрнең дөрес  язылышы да түгел, ә каләм тотып кәгазьгә язу”, – диделәр.

“Татарча диктант” акциясенең төп мәйданчыгы — КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Анда 200 дән артык кеше җыелды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та диктант язуда катнашты.

Казанның  180 нче күп профильле полилингваль гимназиясендә 150 гә якын кеше диктант язарга килгән. Казанга Ульян шәһәреннән күченгән, мәктәптә бер тапкыр да татарча укымаган Рузилә Батыршина, диктант язып рәхәтлек алдым, ди. Аның “Татарча диктант” акциясен үз күзләре белән күрәсе килгән булган.

“Ульянда яшәгәндә татар мохитенә нык сусаган идек, Казанга килгәч, әйләнә-тирәмдәге кешеләрнең татарча сөйләшүләрен ишетеп, күңелем сөенә. Балабызны да татар сыйныфына укырга бирдек, гаиләдә ана телендә сөйләшәбез”, – ди Рузилә.

“Милләтебез өчен горурланам, татарча диктант язу күпмедер дәрәҗәдә, телебезнең камиллеген, байлыгын өйрәтүгә бер адымдыр. Алга таба да мондый чаралар күбрәк булсын иде. Бу мәктәптә татар теленә, милләткә карата дөрес тәрбия алып барыла дип саныйм”, – ди әлеге мәктәптә өлкән диктант язучыларның берсе – 68 яшьлек Рәмзия ханым.

2 нче татар гимназиясендә диктантны 79 яшьлек ак яулыклы әбиләр дә язган. Фәһимә Ибәтуллина белән Галимә Шәйхетдинова: “Үзебезне беренче сыйныфта диктант язган кебек хис иттек. Бу акциядә  катнашырга күптәннән кызыга идек, киләсе елга да диктант язарга насыйп булсын”, – диделәр.

Ә 20 нче гимназиядә Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” оешмасының Казан бүлекчәсе хатын-кызлары арасында иң өлкән диктант язучы Зөмәрә ханым Халиковага 93 яшь. Аңа диктантта катнашканы өчен бүләк тә бирделәр.

Тәтеш районында “Татарча диктант”та татарлар гына түгел, чуваш, рус милләтеннән булган кешеләр дә катнашкан.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен диктант онлайн режимда трансляцияләнде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова әйтүенчә, “Татарча диктант”ны 47 төбәктә һәм 22 илдә язганнар. Алар өчен Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” повестеннан өзек тәкъдим ителгән.

Күп илдә бу чараны бер бәйрәм буларак кабул иткәннәр. Әйтик, Үзбәкстанда диктантта катнашучылар арасында лотерея уйнатылган, “Мин татарча сөйләшәм” логотибы белән истәлекле футболкалар тапшырылган. Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр әлеге акциядә беренче ел катнаша. Иң өлкән диктант язучыга 87 яшь булган. Истанбулда исә  диктантны латин һәм кирилл графикасында язганнар. Диктант язарга азәрбайҗан, украин һәм төрек милләте кешеләре дә килгән.

Диктант уку өчен укытучылардан тыш, артистлар, шагыйрьләр, язучылар, атказанган сәнгать эшлеклеләре җәлеп ителгән. Онлайн диктантны шагыйрә, педагог Сания Әхмәтҗанова укыды. Төп мәйданчыкта текстны Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова яздырды.

“Үз гомеремдә беренче тапкыр диктант яздырдым.  Бу – бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Диктант алдыннан укытучылар миңа нинди тизлек белән укырга икәнен аңлатты, синтагмаларга бүлеп укырга өйрәттеләр”, — дигән Резедә.

Хәер, тәҗрибәле укытучылар да дулкынлануын яшерми. Казанның 180 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Хафизова 20 ел мәктәптә эшли.

“Олыларга диктант яздыру җиңел түгел. Татар телендә бер тапкыр да диктант язып карамаган кешеләр дә бар. Минем сөйләмемне, сүзләремне аңласыннар, дип тырыштым, диктант язудан кешеләрнең канәгатьлек хисе алулары да мөһим. Бу акция безнең  мәктәптә  беренче тапкыр узды, “Татарча диктант”ны  шатланып кабул иттек”,– ди Гүзәл Хафизова.

Диктантны филологлар, профессорлар, тәҗрибәле укытучылар тикшерәчәк. Нәтиҗәләр  бер ай эчендә  http//diktant.tatar сайтында урнаштырылачак. Диктант язган һәр кеше үзенең билгесен шул сайттан кереп карый алачак.

Эльвира Мозаффарова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*