tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин әһелләре җыенына әзерлек эшләре башланды
Дин әһелләре җыенына әзерлек эшләре башланды

Дин әһелләре җыенына әзерлек эшләре башланды

26 нчы май көнне,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында татар дин әһелләренең IV нче Бөтенроссия Корылтае уңаеннан эшлекле очрашу узды.  Очрашуда  Ханты Мансия автоном округы, Самара, Саратов өлкәләреннән килгән дин әһелләре, Татарстан Республикасы Диния Назәрәте рәисе урынбасары , РИУ ректоры Рәфыйкъ Мөхәмәтшин, татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин һәм Марс Тукаев катнаштылар. “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясе буенча фикер алыштылар.  Июнь аенда узачак форумда, эш юнәлешләрен билгеләделәр.

Очрашу җылы мөнәсәбәттә, чәй өстәле артында узды.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*