tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини гыйлем алу – һәр мөселманның бурычы
Дини гыйлем алу – һәр мөселманның бурычы

Дини гыйлем алу – һәр мөселманның бурычы

Моннан ундүрт ел элек Ульяновскида гарәп графикасы нигезендә укырга, ислам дине нигезләрен, тәҗвид кагыйдәләрен, фикһ фәнен өйрәнү буенча өч еллык дини курслар (җитәкчесе – өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова) эшли башлаган иде. Шушы вакыт эчендә әлеге курсларны ике йөздән артык милләттәшебез тәмамларга өлгерде. Быел тагын 26 шәкерт чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең таныклыкларына ия булды.

– Коронавирус авыруы таралу сәбәпле, чыгарылыш имтиханнарын август аена күчергән идек. Әллә шуңа инде, барлык сорауларга да төпле җавапны белсәләр дә, шәкертләребез бик дулкынлана,- ди мөгаллимә Нурия ханым Татлыева, укучылары өчен борчылып.

Тантаналы рәвештә таныклык алучылар арасында өлкәбезнең авыл районнарыннан – Ульяновск районы Бирючевка бистәсеннән, Чынлы районы Яңа Тимерчән авылыннан атна саен килеп йөреп, дини гыйлем серләрен үзләштерүчеләр дә бар иде. Ак яулыклы ханымнар арасында түбәтәйле ир-атларның да булуы аеруча сөендерде.

Дулкынланмый мөмкин дә түгел – шәкертләр мәртәбәле комиссия каршында имтихан тоттылар. Өч ел дәвамында тырышып, бөтен күңелләрен биреп укыган шәкертләрнең белемен Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин, “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин, дини курслар җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова, мөгаллимәләр Глинат ханым Гафарова, Нурия ханым Татлыева, Хания ханым Аббазова тикшерде. Шәкертләр Коръәни-Кәримнән сүрә һәм аятьләр укыдылар, кыска догаларны яттан сөйләделәр, тәҗвид кагыйдәләренә аңлатма бирделәр һәм әхлак темасына тукталып үттеләр. Диния нәзарәтенең имтиханнар кабул итү комиссиясе рәисе Ильяс хәзрәт Тлявлин өстәмә сораулар биреп, шәкертләрнең белемен тагын да ныгытып  куйды.

– Безнең курсларны тәмамлаучыларның күпчелек өлеше Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укуларын дәвам итәләр. Өлкә районнары мәдрәсәләрендә дин сабаклары бирүчеләр дә бар,- ди Асия хаҗия Мөлекова.

Ә Рөстәм хәзрәт шатлыклы хәбәре белән уртаклашты: октябрь аеннан Үзәк Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә дин дәресләре кабат башланып китәчәк.

5 сентябрьдә Үзәк Җәмигъ мәчетендә Глинат ханым Гафаровада белем алган унбиш шәкерт һәм Инзенская урамындагы мәчетнең җиде шәкерте дә имтиханнар тапшырып, таныклыклар алу бәхетенә ирештеләр.

Рузия ХӘЛИМОВА

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*