tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Долгопрудный “Дуслыгы”
Долгопрудный “Дуслыгы”

Долгопрудный “Дуслыгы”

Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәр округында татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәгендә социаль әһәмияткә ия «Дуслык» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Проектның рәсми атамасы: «Тынычлыкка, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында татулык урнаштыру чарасы буларак «Дуслык» сәнгать-этнография экспозициясен оештыру». Әлеге проектны гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә дәүләт ярдәме чаралары (грант) файдаланыла. Бу проект «Татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәге»нең күргәзмә залында, шулай ук бер өлеше Долгопрудный тарих-сәнгать музеенда гамәлгә ашырыла.

Экспозициядә Россиянең төрле халыкларының сәнгате, мәдәнияте, милли тормышын чагылдыручы предметлар, экспонатлар куелган.

Күргәзмә быелның сентябрь аена кадәр эшли.

Адресы: г.Долгопрудный, пр-т Пацаева, дом 7 корп.5; Адрес Долгопрудненского историко-художественного музея: г.Долгопрудный, ул. Циолковского, дом 34.

8-916-179-6837, 8-916-122-1415, e-mail: [email protected]

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*