tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗедә танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуга багышланган кичә узды
Әгерҗедә танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуга багышланган кичә узды

Әгерҗедә танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуга багышланган кичә узды

Чара башланганчы татар хатын-кызлары өчен мәдрәсә оештыручы, педагог Мөхлисә Бубыйга багышланган бай күргәзмә белән таныштылар. Русиядә мөселман хатын-кызлары өчен беренче уку йортларын нигезләп, шунда нәтиҗәле хезмәт иткән, милли мәдәният өчен көрәшкән Мөхлисә ханым Бубиның исеме онытылмаган, тарих тузаннары эчендә күмелеп калмаган. Аның турында китаплар языла. Газета-журналлар аның мирасы турында еш сөйлиләр. Язучы Ракил Зәйдулла аңа багышлап “Үлеп яратты” драмасын иҗат иткән. Ул спектакль Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара.

Уфа шәһәренең “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы аның исемен йөртә. Иж-Бубый авылында Бубыйлар нәселе дәвамчылары белән элемтәдә торучы “Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасы шул исемдәге газетасын да чыгара. Иж-Бубый мәктәбендә ел саен Буби укулары зурлап уздырыла. Әгерҗедәге “Ак калфак” оешмасының да девизы Мөхлисә Бубый сүзләреннән: “Хатын-кызларыбыз милләт җанлы булса, милләтебез беркайчан да югалмас”. Болар турында “Мөгаллимә, мәгърифәтче, ислам дине белгече” күргәзмәсен карап тагын бер кабат искә төшерделәр чарада катнашучылар.

“Ак калфак” остаханәсе күргәзмәсе дә бик бай иде. Мөхлисә Бубый мәктәбендә укучы кызлар энҗе-мәрҗән калфаклар, камзуллар чигү белән шөгыльләнгәннәр. Мөхлисә Бубый хөкем ителгәндә дә миллилеген, татарлыгын югалтмыйча, башыннан калфагын салмаган. Безнең районның “Ак калфак” кызлары якташыбызның шул юнәлештәге эшләрен дә башкаларга күрсәтергә тырышалар. “Ак калфак” остаханәсенә куелган үз куллары белән ясалган калфаклар да күз явын алырлык иде.

Мөселман даирәсендә бердәнбер хатын-кыз казыя булган, татар хатын-кызларына аң-белем бирүдә һәм аларның хокукларын яклауда зур хезмәт куйган күренекле якташыбыз Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина рухына багышлап район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин Коръән аятьләре укыды. Аның рухына багышлап дога кылганнан соң сүз Асия Корбангалиевага бирелде. Ул Мөхлисә Бубыйга багышлап язылган “Милләтнең энҗе бөртеге” дигән шигырен укыды.

Мөхлисә Бубыйның тормыш һәм хезмәт юлы белән үзәк китапханә методисты, районның “Ак калфак оешмасы” әгъзасы Чулпан Нурмөхәммәтова таныштырды. Мөгаллимә Ясминә Латфуллинаның Мөхлисәнең ата-анасы, туганнары турында сөйләве райондашларыбызның күренекле якташлары турында күп белүен күрсәтте. “Нур” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Дилә ханым Абдуллина бу чарада җыр, шигырь, чыгышларның һәм экран аша күрсәтелгән фотосурәтләрнең шул чор мохитен тоемларга ярдәм итүен әйтте, алга таба да эшлекле, кызыклы шундый очрашуларны уздырырга чакырды.

Рушания Байтимерованың шигъри юллары Мөхлисә Бубыйдай күренекле җәмәгать эшлеклеләре калдырган мирасны онытмаска өндәде:

Гасырлар тирәнлегеннән
Ишетелә гүя бер өн.
Онытмагыз, онытмагыз,
Оныклар бит сорар бер көн.
Тарих үзе оран сала
Уяныгыз, уяныгыз!
Үткәннәрсез киләчәк юк,
Уйланыгыз, уйланыгыз!

Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр ситемасы директоры Эльмира Капилова җыелганнарга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм “Нур” мәдрәсәсенә истәлек бүләге тапшырды.

Асия Корбангалиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*