tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗедә Тукайның туган көненә багышланган интеллектуаль квест-уен узды
Әгерҗедә Тукайның туган көненә багышланган интеллектуаль квест-уен узды

Әгерҗедә Тукайның туган көненә багышланган интеллектуаль квест-уен узды

Әгерҗенең 2нче мәктәбендә гаҗәеп матур, заман рухы белән сугарылган, туган телгә һәм Тукайга мәдхия җырлаучы бәйрәм булды. Тукайның туган көненә багышланган интеллектуаль квест-уенда шәһәрнең барлык мәктәпләреннән 5нче сыйныф укучылары әниләре белән берлектә катнашты.

Бәйрәм рухы бөтен җирдә сизелә: Тукай иҗатын чагылдырган рәсемнәрдән төзелгән стенд, бөек шагыйребезгә багышланган бай күргәзмә, Тукай рухын чагылдыручы талгын музыка каршы алды бәйрәм кунакларын. Марсилә Муллахмәтова җитәкләгән вокаль ансамбль кызларының “Бәйрәм бүген” җыры чараның эпиграфы буларак яңгырады. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина бәйрәм белән котлагач, ата-бабалардан калган зур мирасны, рухи байлыкны, туган телне саклап, китап укып яшәргә өндәде. Ләйсән Гатауллина җитәкләгән “Академия” биючеләре дә күңелне күтәрерлек чыгыш бүләк иттеләр.

Лэпбуклар бәйгесе

Бәйрәмгә һәр мәктәп Тукай иҗатына багышлап лэпбуклар әзерләп килгән.

Беренче булып чыгыш ясау хокукы 4нче мәктәп укучыларына бирелде. “Якты йолдызлар”командасы чыгышы Алсу Хафизованың “Су анасы” әкиятен яттан башкаруы белән башланып китте. Бу команда укучылары Тукай яшәгән авыл һәм шәһәрләр турында күп белүләрен күрсәттеләр. 3нче мәктәпнең “Без –Тукай оныклары” укучылары бөек шагыйрь әсәрләрен татар телендә генә яңгыраттылар. Һәм Тукай иҗатын тирәнтен белгәнлекләрен ачык чагылдырдылар. 2нче мәктәп “Сәяхәтчеләр”е Тукай фотосурәтләренә зур игътибар биргәннәр. Ике телдә дә Тукай турында бик оста итеп сөйләде алар. 1нче гимназиядән “Тукай шәкертләре” актан киенеп килүләре, Тукай турында чыгышларын музыкаль бизәлеш белән баетулары, татарча сәнгатьле итеп сөйләүләре белән аерылып тордылар. Тукайның тәхәллүсләрен дә, мәсәлләрен дә күп беләләр икән гимназия укучылары.

Тукай тукталышлары

Бәйрәмнең икенче өлешендә командалар “Тукай тукталышлар”ында булып, бөек шагыйребез турында белгәннәрен бәян иттеләр. Музыкаль тукталышта Тукай сүзләренә язылган җырларның исемнәрен әйтеп, аларны җырлап күрсәттеләр. “Серле сандык”тан алынган әйберләрнең кайсы әсәрдән икәнен әйтеп, аны сәхнәләштереп тәкъдим иттеләр. ”Мультфильмнар” тукталышында аның кайсы әсәр буенча төшерелгәнен атарга кирәк булды.

“Эрудитлар” Тукай әсәрләре, андагы геройлар, фотолар турындагы сорауларга җавап бирделәр. “Тапкырлар” тукталышында кроссворд чиштеләр. “Китап сөючеләр” тукталышында укучылар да, әниләре дә сорауларга ярыша-ярыша җавап бирделәр.

Тукайны әйбәт беләсез

Районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рушания Байтимерова “Балаларның Тукайны әйбәт белүләрен күреп бик сөендем” дип зур шатлыгын яшермәде. Мәгариф бүлеге методисты Гөлфирә Миңнехәмитова балаларның да, әниләренең дә чарага ныклы әзерлек белән килүләрен ассызыклады. Жюри рәисе Вәсилә Сафиуллина 2нче мәктәп җитәкчелегенә һәм укытучыларына тирән эчтәлекле, матур бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәтен белдерде.

– Тукай шигырьләре нинди телдә яңгыраса да күңелгә якын. Иң мөһиме –күңелегездә милләтпәрвәрлек булсын. Бүген барыбыз да җиңүче, – дип катнашкан һәр гаиләгә Тукай сурәтле дипломнар һәм бүләккә китаплар өләште җитәкче.

– XX гасыр Тукайлы булды, 21 гасырда да Тукай безнең белән булачак! –Бәйрәмне алып барган Венера Ибраһимова һәм Раилә Галиеваның сүзләреннән соң хор белән башкарган “Туган тел” җыры матур бәйрәмнең иң югары ноктасы булды.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА,

Әгерҗе хәбәрләре,

автор фотосы, 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*