tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Эл республикасында иң сылу кыз кем?
Мари Эл республикасында иң сылу кыз кем?

Мари Эл республикасында иң сылу кыз кем?

Марий Эл Республикасының “Республиканың татар мәдәнияте үзәге”ндә шаулап – гөрләп “Сылукай -2019” конкурсы узды. Гадәттәгечә бу конкурсның җиңүчесе ел саен Халыкара “Татар кызы” конкурсында республика данын яклый.

“Сылукай -2019” исеменә быел Идел буе дәүләт технология университеты студенты Айгөл Рәхимова лаек булды. Уку белән эшне бергә үреп бара безнең Айгөлебез. Айгөл шуның өстенә “Бердәмлек” яшьләр җәмгыятенең актив әгъзасы.

Спортсмен кызыбыз Рәсәй күләмендә уза торган ярышларда университет данын яклый. Ачык йөрәкле гүзәлебезгә алдыгы сынауларында җиңүләр телибез, дип хәбәр итә Мари-Элдагы милләттәшләребез.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*