tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ел китабы» конкурсы җиңүчеләре игълан ителде
«Ел китабы» конкурсы җиңүчеләре игълан ителде

«Ел китабы» конкурсы җиңүчеләре игълан ителде

Җиңүче китаплар билгеле. Менә алар:

«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урын Рабит Батулланың «Әсәрләр. 10 томда. 7 нче, 8 нче томнар»;

2 урын Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек»;

3 урын Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китапларына бирелде.

Хәбир Ибраһимның «Бәхетсез җаннар», Данил Салиховның «Чукрак» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Тезмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урынны Марсель Галиевнең «Су каргышы»;

2 урынны Лилия Гыйбадуллинаның «Кайту»;

3 урынны Илсөяр Иксанованың «Гомер сурәте» китаплары алды.

Роберт Әхмәтҗановның «Гомер биштәре», Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы», Рәмис Аймәтнең «Син минем җанымның яртысы» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:

1 урынга Гәрәй Рәхимнең «Иске самавыр торбасы»;

2 урынга Йолдызның «Китаплы кич»;

3 урынга Йолдыз Миңнуллинаның «Ай кызы Зөһрә» китаплары чыкты.

Роберт Сәлахиевнең «Мин болай тырыш малай», Фирүзә Җамалетдинованың «Тешле
карандаш» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

1 урын Зифа Кадыйрованың «Где дорога к счастью?»;

2 урын Борис Вайнерның «Негде яблоку упасть!»;

3 урын Госман Гомәрнең «Шахмиран» китапларына бирелде.

Мөхәммәт Мирзаның «Звёздное поле-Йолдызлы басу», Нурихан Фәттахның «Итиль-река течёт» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урынга Рәдиф Гаташның «Сайланма әсәрләр. 5 томда. 4 нче, 5 нче томнар»;

2 урынга Хатыйп Миңнегуловның «Әдәбиятны өйрәнү юлында»;

3 урынга Саимә Ибраһимованың «Сокланам, шаклар катам!» китаплары чыкты.

Риман Гыйлемхановның «Әйтеп кенә бактым», Шаһинур Мостафинның «Батырлык кайтавазы» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урынны Разил Вәлиевнең «Годы тревог и надежд»;

2 урынны Юлай Шамильоглуның «Шигабутдин Марджани»;

3 урынны Фәүзия Бәйрәмованың «Татарская мать Чингиза Айтматова» китаплары алды.

Николай Сорокинның «Свети, мой Млечный путь», Светлана Суслованың «Татарский костюм» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*