tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Елмаюыңны бүләк ит!
Елмаюыңны бүләк ит!

Елмаюыңны бүләк ит!

Шушы көннәрдә Казан шәһәре Киров районы 15 нче татар гимназиясендә күңелләрне күтәрүче бәйрәм үткәрелде. Аны мәктәбебезнең “Мөстәкыйль балалары” оешмасы оештырды. Инде берничә ел дәвамында безнең гимназия “SaMoSтоятельные дети” дигән республика проектында катнаша. Әлеге проект сәламәт яшәү рәвешен тәкъдим итә. Ел саен, без үткәргән акцияләребез өчен грамота һәм дипломнар белән бүләкләнәбез.

Уку башлану белән, оешма әгъзалары җыелып алдагы акция турында уйладык. Бер кеше өчен дә сер түгел, бүгенге заманда без кешеләрдән җылылык хисләрен, елмаюны сирәк тоябыз. Безнең уйлавыбызча балалар моны сизергә тиеш түгел.

Акциябезне без “Елмаюыңны бүләк ит” дип атадык. Оешма әгъзалары төрле костюмнар киеп, бизәнеп гимназиябез балаларының күңелләрен күрергә максат куйды. Әкият иленнән чыккан геройлар: аюлар, куяннар, төлкеләр, убырлы карчыклар һәм башка төрле образлар балаларның күңелләрен күрде. Әлеге кунакларыбыз балалар өчен төрле спорт уеннары оештырды һәм кызыклы бүләкләр әзерләгәннәр иде. Балалар тамаша беткәннән соң да күтәренке кәеф белән үзләренең елмаюларын башкаларга бүләк итеп йөрделәр. Бу акция һәрбер баланың да күңелендә уңай эз калдырган дип ышанып калам.

11нче класс укучысы Нигъмәтҗанова Ләйсән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*