tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт драма театры 69 нчы иҗат сезонын ачты
Әлмәт драма театры 69 нчы иҗат сезонын ачты

Әлмәт драма театры 69 нчы иҗат сезонын ачты

Әлмәт драма театры юбилей алды, 69 нчы сезонын ачты. Нефтьчеләр башкаласының әдәби, рухи тормышында мөһим урын алып торган әлеге вакыйга тантаналы чара белән башланып китте.

Артистларны һәм тамашачыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова тәбрикләде. Ул әлеге бәйрәмнең район һәм шәһәр өчен олы юбилейлар белән билгеләнгән истәлекле елда үткәрелеүен ассызыклады, сезон ачылу уңаеннан район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән Совет һәм башкарма комитетның тәбрикләүләрен җиткерде. Театрның директоры Фәридә Исмәгыйловага “Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы” юбилей билгесен тапшырды.

Бәйрәмнең кульминацион ноктасы, әлбәттә инде, “Ел актеры” премияләренә лаек булучыларны бүләкләү. Агымдагы елда әлеге мактаулы исемгә үткән сезондагы эшләре өчен Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова һәм артист Динар Хөснетдинов лаек булды.

Быелгы сезон ачылышына да коллектив зур бүләк белән килде. Тамашачыларга Т.Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектакленең премьерасы тәкъдим ителде. Быел труппага килеп кушылган Римма Лотфуллина, Лилия Харитонова,Казан театр училищесыннан килгән Алинә Мөдәрисова, Фаил Сафиуллин, Алмаз Шаһимәрдәнов, Рифат Әхмәдиевләр өчен бу беренче зур сынау булды. Спектакльне танылган артист һәм режиссер Илдар Хәйруллин сәхнәләштергән, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.

“Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*