tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәннең Татар мәдәнияты үзәге чәк-чәк пешерү бәйгесендә катнашырга чакыра
Төмәннең Татар мәдәнияты үзәге чәк-чәк пешерү бәйгесендә катнашырга чакыра

Төмәннең Татар мәдәнияты үзәге чәк-чәк пешерү бәйгесендә катнашырга чакыра

Төмәннең Татар мәдәнияты үзәге “Чәк-чәк – 2013” дип аталган татар милли аш-сулары осталары бәйгесендә катнашырга чакыра. Конкурска тәкъдим ителгән тәм-томнарның моңарчы булган рецептка туры килү-килмәве яки яңа рецепт буенча пешерелүе, бизәлеше, тәме, башкалардан аерылып торуы исәпкә алыначак.

Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 11 октябрьгә кадәр Төмән шәһәрендәге Татар мәдәнияты үзгендә кабул ителә. Бу хакта үзәк активисты Римма Вәлиева хәбәр итә.

Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Яшь ягыннан чикләүләр юк. Алар жюри хөкеменә бер яки ике төрдәге ашамлык тәкъдим итә ала. Нәтиҗәләр 12 октябрьдә чыгарылачак.

“Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*