tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Энциклопедия институты: ТАССР турындагы китапларда уникаль фактлар тупланды
Энциклопедия институты: ТАССР турындагы китапларда уникаль фактлар тупланды

Энциклопедия институты: ТАССР турындагы китапларда уникаль фактлар тупланды

«Заман» нәшрияты директоры Марат Гарифҗанов Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әзерләгән китапларда халыкка аз билгеле булган мәгълүмат чыкканын әйтте. Бу хакта ул  «Татар-информ» агентлыгында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Без архивларга, китапханәләргә бардык, алардан яңа мәгълүматлар җыйдык. Энциклопедия бер стильдә язылган, ә китапларны очерк формасында чыгару өчен яңа мәгълүматлар кирәк. Текстны туплаудан тыш, иллюстрация базасын җыю зур авырлык тудырды. Фотографияләр җитешми, күбесе юк. Аларны бөртекләп җыйдык. Аеруча XX гасыр башындагы дәүләт эшлеклеләренең фотосурәтләрен табу кыен булды», — ди ул.

Энциклопедия институты өч басма тәкъдим итте: «Татарстану 100 лет: иллюстрированные энциклопедические очерки», «Центральные органы государственной власти и управления Татарстана (1920–2020 гг.): научно-справочное издание», «Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз» җыентыклары. «Тарих фәне кабатлауны яратмый. Басмалардагы мәгълүматны кабатламыйча, яңа системага салырга туры килде», — дип аңлатты Марат Гарифҗанов.

«Меңнән артык иллюстрацияне туплауда Татарстанның Милли музее, ТР Дәүләт архивы һәм шәхси коллекцияләр ярдәмгә килде. Алар арасында ачлык елларында төшерелгән уникаль фотолар да, республикабызның истәлекле вакыйгаларыннан сурәтләр дә бар», — дип өстәде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев дүртенче басма әзерләнүе турында да әйтте. «Ул „100 сәяси эшлекле“ дип атала. Анда Татарстан тарихындагы 100 шәхес турында фәнни-биографик очерклар урын алачак. Кемнәрне сайларга икән, дип озак бәхәсләштек. Җыентык дөнья күргәч барыбер безгә тәнкыйть эләгәчәк, әмма без мөмкин кадәр объектив булырга тырыштык», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*