tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ерактагы якты йолдыз
Ерактагы якты йолдыз

Ерактагы якты йолдыз

Нурия Закир кызы, чыннан да, Йолдыз бит ул! Йөз егермедән артык иҗади кешене бергә туплап нинди күркәм эшләр алып бара бит ул?! Аның белән «В Контакте» интернет челтәрендә таныштым. Кем кемгә дуслык тәкъдим иткәнен хәтерләмим инде хәзер, әмма яңа танышымның ВКонтакте»дагы шәхси битенә кереп карагач, хәйран калдым! Нинди иҗади ханым?! Үзе шигырләр яза, китаплар бастырып чыгара, кул эшләре күз явын алырлык. Алай гына да түгел, ул Туймазы татарларының әдәби берләшмәсе җитәкчесе дә икән.

Бер елдан артык читтән торып аралашу, Нурия апаның минем язмаларга җылы сүзләре – безнең араларны тагын да якынайтты.

Ә көтелмәгән очрашу, 21 август көнендә булды. Без, бер төркем «Туган якны өйрәнүчеләр» җәмгыяте әгъзалары, ул көнне Туймазыга конференциягә килеп төштек. Безне “Татар милли мәдәни үзәгендә” бик җылы каршы алдылар. Бөек Тукаебызның шигъри юлларын укучылар йөрәкләре аша үткәрде, олы яшьтәге апалар «И туган телне» жырлаганда күзләргә яшь, йөрәккә җылы йөгерде: менә ничек саклыйлар телебезне, мәдәниятебезне, дип сокланып тордык. Мәдәни үзәкнең эшчәнлеге белән танышып йөргәндә, китаплар, кул эшләре күргәзмәсе оештырылган бер иркен бүлмәгә килеп керсәм, шаккатым: матур итеп калфагын кигән, нурлы йөзле Нурия Закир кызы басып тора! Үзем дә сизмәстән: «Исәнмесез, ерактагы, интернет дустым!”- дип кочаклап алдым.

Бик гаҗәеп очрашу булды бу! Нурия Закир кызы безне үзенең эшләре, чыгарган китаплары, каһарманнары-полковник Музай Хайрутдиновка, багышланган китап тарихы белән таныштырды. Үзенең кул эшләрен дә күрсәтте. “Бабай утарында” узган конференциянең пленар өлешендә, ул «Илһам» әдәби берләшмәсенең иҗаты белән безне тагын да киңрәк, тирәнрәк таныштырды.

Ничек сокланмыйсың бу тырыш ханыма!? Нурия апа безнең мәктәптә күп еллар дәверендә үтүче «Шентали укулары» фестиваленең жюри әгъзасы булды быел. Фестивальга экспертларны төрле җирләрдән җәлеп иттем. Нурия Закир кызына экспертиза эшен тәгъдим иткәч, ул ике куллап риза булды. Кыска вакыт эчендә 30 эшне карап, тикшереп, миңа нәтиҗәләрен язып та җибәрде. Ай, өлгер дә инде, Нурия апа! Мин аңа бик рәхмәтле! Шундый чакта дуслар сынала да инде!

Нурия Закир кызына иҗади уңышлар, үзе кебек теләктәшләр телим! Дуслыгыбыз дәвамлы булсын! Иҗат дип, милләт дип яңган җаннар өчен ара ераклыгы берни түгел. Бәхет белән тусын һәр көнегез, Шат елмайсын һәрчак йөзегез. Йолдызлардай балкып, янып торсын Киләчәктә алгы көнегез!

Шарифуллина Альмира, Чистай районы Йолдыз бистәсе, тарих укытучысы, җәмәгать эшлеклесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*