enrutat
Баш бит / Эшмәкәр Алим Галимуллин: «Америкада кала ала идем, әмма Сабамнан беркая да китмәскә булдым»
Эшмәкәр Алим Галимуллин: «Америкада кала ала идем, әмма Сабамнан беркая да китмәскә булдым»

Эшмәкәр Алим Галимуллин: «Америкада кала ала идем, әмма Сабамнан беркая да китмәскә булдым»

Нык үскән социализм чоры узмаган иде әле. Автобуста коллектив белән, балаларны да үзебез белән алып, Тукай-Кырлайга музей карарга барыш. Тимер юл аша чыкканда, Гөлсинәбезнең (хәзер унлап китап авторы) улы Алим: «Әни, поезд!» – дип чәрелдәп җибәрмәсенме. Ул вакытта аңа 4 яшь тирәсе иде бугай. Поезд күрмәгән малайдан барыбыз да рәхәтләнеп көлештек, билгеле.

Хәзер тормышка җитди карашлы, әмма йөзеннән елмаю китмәгән Алим Галимуллинга – 36 яшь һәм ул, барыбыздан да уздырып, Европаның барлык илләрендә диярлек булырга, кыскасы, дөнья күрергә өлгерде. Америкада өч елдан артык яшәде, Миннесота тикшеренү университетын тәмамлады. Хәзер дә ел саен диярлек океан артына барып кайтырга тырыша. Аны барыннан да бигрәк «алар» (ягъни читтәгеләр) агачны ничек үстерәләр дигән уй кызыксындыра. Максаты – эшмәкәрлек серләренә тагын да тирәнрәк төшенү, айти технологияләргә нигезләнгән, әлегә проект хәлендәге уртак эшләрне ахырынача башкарып чыгу.

Балачак хыялы

Алим IV сыйныфта укыганда самими күңелендә урманчы булу хыялы бөреләнә. «Кечкенәдән табигатьне, агачлар шаулаганын тыңларга, чәчәкләр ачылганын күзәтергә яраттым. Мәктәпне тәмамлаганда да балачак хыялым үзгәрмәгән иде. Шул теләк мине Казан авыл хуҗалыгы академиясенең урман хуҗалыгы факультетына алып килде», – ди ул һөнәр сайлавы турында.

Кызыл дипломлы белгечне Саба урман хуҗалыгында биш куллап каршы алалар. «Алим – менә дигән белгеч, әмма бер урында гына утырып торучан егет түгел, ул үзен башка өлкәдә күрсәтәчәк әле», – дигән иде ул вакытта Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин аның турында.

Шулай булып чыкты да. Алар 2014 елда тормыш иптәше Эльвира белән гаилә бизнесларын булдырырга карар кылалар. Кулларында нибары 9 мең сум акчалары була, шуның белән әтиләре гаражында эш башлыйлар. Алим бизнеска ничек кереп китүе турында 2018 елда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында сөйләгән иде. Аның: «Питомникта агач үстереп сату ниятен тормышка ашыру өчен берәр программага кереп булмасмы икән дигән уй белән, матур костюмнар киеп, Казанга да бардык. Тик юлыбыз уңмады. Шуннан соң тормыш иптәшемә, әйдә, костюмны салыйк та, эшлик инде, дидем. Бернинди ярдәмгә таянмыйча питомник булдыруга керештек», – дигән сүзләрен зал алкышларга күмә. Тырышларга уңыш елмая бит ул. Икенче елга Галимуллиннар җиде юнәлештә эшкуарлык алып баралар: агач-куаклар саталар, өй ландшафтлары ясауга заказлар кабул итәләр, агачтан йортлар салып бирәләр, консалтинг… Иң отышлысы интернет-кибет булып чыга. 2017 елда табышлары 24 миллион сумга җитүен дә шушы юнәлешнең нәтиҗәлелегеннән күрәләр. Һәм бернинди грант, субсидия-кредитлар алмыйча. Шул елда «Гафель» бакча үзәге оештыралар.

Ерак Көнчыгышта да алкышладылар

Авыл җирендә эшкуарлыкны үстерүнең отышлы якларын ачып, Алим 2018 елда Владивосток шәһәрендә уздырылган Көнчыгыш икътисад форумында да сөйләде. Бизнесмен мөстәкыйль башлаган юнәлешнең уңышын эштә, уй-ниятләрдә башкаларга һәрвакыт ачыктан-ачык булуда, һәркемгә барып җитүдә күрә. Инстаграмына керсәң, Алимның бар күңелен ачып салган эчкерсез видеоязмаларын кызыксынып тыңларлык. «Гафель»дә атна саен үткәрелгән инглиз теле клубына дистәләгән яшьләр җыела һәм авыл язмышы турында фәкать шушы телдә генә сөйләшәләр. 2017 елда «Гафель» бакча үзәге «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләрен – 170кә якын кешене кабул иткәч, Галимуллиннарның гаилә бизнесы белән кызыксынучылар тагын да артты. Алим бакчачылык белән шөгыльләнүчеләрнең агач-куак үсентеләрен интернет-кибете аша сатып бирергә дә әзер. 2017 елда «Салават күпере» белән уртак проект ясап, 10 мең данә чыршы орлыклары тараттылар, җиңүчегә «Гафель» компаниясе кыйммәтле бүләк бирде.

Районның яшь эшмәкәрләре җыелган җирдә дә Алимның чыгыш ясамый калганы бик сирәк. Соңгы шундый чараларның берсендә ул Лесхозда аспирантларга фәнни эшләр алып бару өчен кластер мәйданчыгы булдыру идеясен дә ачып салды. Әлеге тәкъдимне җитәкчеләр хуплавын белдерде.

«Америкада кала ала идем, әмма…»

Чираттагы соравыма Алимнең җавабы шундый булды. Чыннан да, аңа Миннесота университетында эшкә калырга тәкъдим итәләр. Әмма Саба егетенең эчке дөньясында ниләр кайнаганын белеп бетермиләр. Алим рәхәт тормыш эзләми, планетар масштабта алдынгы тәҗрибәне тирәнтен өйрәнеп, читтә алган белемнәре белән туган ягында хезмәт итү турында хыяллана. «Мин күп илләрдә булганнан соң, бизнес планнарын үстерер өчен Татарстанның иң тыныч төбәк икәнлегенә инандым. Республиканың матур бер почмагы Сабамнан беркая да китмим», – ди Алим. Аларга район хакимияте Сабинка яр буен һәм Байлар Сабасы үзәген яшелләндерүне дә ышанып тапшырды. Башкалабызны яшелләндерү чараларында да катнаша икән Алим. Ул эшләткән йорт ландшафтлары гына хәзер республикада 500дән арткан. Шулай да Алим океан арты белән элемтәләрне өзми. Бакча эше белән виртуаль шөгыльләнү технологиясен җәелдерү турында хыяллана.

«Иҗат чишмәсе»н дә тергезә

Август якшәмбеләренең берсендә Алимне әти-әнисенең туган авылы Эзмәдә очраттым. Яшьләр шау-гөр килеп, авыл эчендәге суы саркып кына чыга торганга әйләнгән ташландык чишмә янында кайнаша. Кулларында перфоратор, кувалда, тимер чөй. Чишмәгә җан кертергә тир түгеп ятышлары. «Мин кечкенә вакытта Наил бабамның кызыл балчык изгәнен хәтерлим. Ул вакытта аның нигә алай эшләгәнен аңламадым. Хәзер белдем, кызыл балчык белән томалап, чишмәнең суын күтәрмәкче булган икән бабам. Гади генә күренгән эш катлаулы булып чыкты. Бетон белән катырып та чишмә суын җыю кыен икән. Әллә кайлардан саркып чыга. Шулай да хәзерге технологияләр көчлерәк», – ди Алим.

Эшләр тәмамлангач, табигый су чыганагын «Иҗат чишмәсе» дип исемләмәкчеләр. Чөнки бу чишмәгә суга балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрова, Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова-Мәүлетова һәм Алимның әнисе Гөлсинә ханым йөргән. Шуннан иҗатларына илһам алган.

Фәнил Мәүлетов

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*