tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бурятиядәге Усть-Кяхта авылында булды
Васил Шәйхразыев Бурятиядәге Усть-Кяхта авылында булды

Васил Шәйхразыев Бурятиядәге Усть-Кяхта авылында булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән икенче көн Бурятия республикасында. Бүген ул Усть-Кяхта авылына килде. Биредә аны милләттәшләребез, авыл башында ук чәкчәкләр белән милли киемнәрдән каршы алды.

Татарлар Бурятиянең һәр районында диярлек яши. 2010 нчы елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, республикада 6813 милләттәшебез гомер итә. Сан ягыннан, бурятлар һәм руслардан кала, өченче урында.

Монголия чигендә урнашкан Кяхтин районының Усть-Кяхта авылына 1730 нчы елда нигез салына. Бу – күп милләтле авыл. Татарлар да яши. Милләттәшләребез бу якларга 1952 нче елларда чирәм җирләрне күтәрү программасын тормышка ашырган чорларда күченеп килә. Үзләре белән яшелчә орлыклары, алмагач үсентеләре дә алып килгәннәр. шулай итеп биредә алмагач бакчасы барлыкка килә.

Хәзерге вакытта Усть-Кяхта авылында 110 татар кешесе гомер итә. Башка милләтләр белән бик тату яшиләр. 2018 нч елда беренче тапкыр Сабантуе оештырыла. Анда төрле милләт кешеләре катнаша. Бу эштә аларга Бурятия татарлары мохтарияте җитәкчесе Саҗидә Баталова булыша.

2018 нче елда Бурятия һәм Татарстан республикалары ярдәме белән, “Алмагачлар” исемле туристик маршрут та булдырылган. Туристлар биредәге милли йолаларыбыз белән таныша ала, милли ризыклар белән татар чәеннән сыйлана.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та әлеге маршрут буенча узды. Ул Усть-Кяхта авылындагы мәктәпкә килә. Биредә 250 бала укый. Шуларның 30ы татарлар. 2019 нчы елда Татарстан ярдәме белән заманча җиһазландырылган татар теле бүлмәсе ачылган. Аны булдыруда да Бурятия татарлары мохтарияте җитәкчесе Саҗидә Баталова башлап йөри. Балаларга татар телен өйрәтү буенча факультатив дәрес ачарга җыеналар. Укытучы кирәк. Васил Шәйхразыев  мәсьәләне хәл итәрбез, диде. Татар телен укытуны онлайн режимда оештыру варианты да каралды.

“Алмагачлар” мартшрутына авыл китапханәсе дә кертелгән. Васил Шәйхразыев биредә дә булды. Милли Шура рәисе китапханәгә татарча китаплар күбрәк кирәклеген әйтте һәм почта аша юллаячакбыз дип белдерде. “Бурятиядә бәлки татарлар аздыр. Ләкин һәр милләттәшебез безнең өчен кадерле,”- диде ул. Сабантуен тагын да яхшырак оештыруда да булышлык булачак дип искәртте. Моның өчен белгечләрдән торган мобиль төркем дә җибәреләчәк.

Василь Шәйхразыев “Алмагачлар” татар мәдәни үзәгендә дә булды. Биредә аны шулай ук милли ризыкларыбыз белән татарлар кунакчыл каршы ала. Милли Шура рәисе үзәктә Бурятиядә яшәүче татарларның тормыш-көнкүреше хакында сөйләүче экспозиция белән таныша, милли ризыклар һәм Бурятия җирлегендәге үләннәрдән милләттәшләребез әзерләгән чәйдән авыз итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*