tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда Газизә Сәмитованы искә алалар
Әстерханда Газизә Сәмитованы искә алалар

Әстерханда Газизә Сәмитованы искә алалар

Әстерханда бүген беренче татар шагыйрәсе Газизә Самитова тууына 155 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл оештырылды.

Әлеге чара Әстерхан шәһәренең Г.Тукай исемендәге 74нче мәктәбендә барды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән истәлекле чарада катнашу өчен Казаннан шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла һәм Булат Ибраһим бардылар.

Киләсе ел февраль аенда Казанда да  бу истәлекле датаны – беренче татар шагыйрәсе Газизә Самитова тууына 155 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр.Бу чара Бөтендөнья татар конгрессының эш планына кертелгән.

Газизә Сәмитова 1862 елда  Ташлы Яр, Кәменни (Каменный Яр — Әстерхан өлкәсенең Янкала районында урнашкан торак пункт) II гильдия дәрәҗәсендәге сәүдәгәр гаиләсендә туа. Ул үз тырышлыгы белән төрле телләр өйрәнә: калмыкча, русча, гәрәпчә, гомере буе вакытлы матбугатка язылып килә, җирле татарлар фольклорын туплый, беркемгә белдермичә яшүсмер чагыннан шигырьләр яза.

Газизә Сәмитованың шигъри мирасы аның вафатыннан соңгына ачыла. Шагыйрәнең туганнары ул гомере буе туплап барган дәәфтәрләрен Ленинград каласыннан килгән экспедиция галимнәренә тапшыралар. Бүгенге көндә Сәмитова кулъязмалары: 800 ләп дәфтәр бите – Санкт-Петербургның Шәрыкъ институтында саклана.

Беренче шигъри җыентыгы 1965 елда Казанда басылып чыга. Кәменни авылында шагыйрәнең туган йорты саклана. 1992 елда аңа мемориаль такта куелган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*