tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә кызы шахмат буенча Идел буе федераль округы чемпионатында җинү яулады
Әтнә кызы шахмат буенча Идел буе федераль округы чемпионатында җинү яулады

Әтнә кызы шахмат буенча Идел буе федераль округы чемпионатында җинү яулады

Әтнәдә яшәүче Азалия Мифтахова 2008-2009 елгы шахматчылар арасында, Самара шәһәрендә узган Идел буе федераль округы чемпионатыннан өченче урын алып кайтты.

1 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр барган бәйгедә Россиянең 14 өлкәсеннән килгән шахматчылар уйнады. Һәр өлкәнең үз чемпионнары килә бу ярышка.

Биредә Азалия шахматның 4 төре буенча үз көчен сынады. Җәй көне августта Түбән Новгород шәһәрендә узган Россия бәйгесендә II урын алуы, аңа кадәр июль аенда Новороссийск шәһәрендә узган бәйгедә композиция (шахмат буенча мәсьәләләр чишү) буенча катнашып, I урын алуы да әлеге ярышның нигезе, аңа әзерлекнең ныклы булуын күрсәтә.

“Бу бәйгедән соң, 8 округ җиңүчеләре үзара уйнап, Россиянең иң көчле шахматчысын ачыклаячаклар”,- диде тренер Раил Шакиров. Анысына катнашачакларын әлегә төгәл белмиләр. Сочи  белән Әтнә арасы якын түгел.

“Азалия бу юлы 4 дисциплинада уйнап карады: композиция, классика, рапид, блиц. Композициядә катнашырга ярата. Азалия баргач уйнар инде, безне менә шул чемпионатка әзерләп җибәргәннәре өчен район җитәкчеләренә дә, спорт өлкәсен җитәкләүчеләргә без бик зур рәхмәтлебез”, – ди шахматчының әнисе, үзе дә бик оста шахматчы Зәлия Мифтахова.

Сүрия Мингатина
atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*