tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры фин татарларына Татарстанда татарча гына сөйләшкән төбәк барлыгын ачкан
Әтнә театры фин татарларына Татарстанда татарча гына сөйләшкән төбәк барлыгын ачкан

Әтнә театры фин татарларына Татарстанда татарча гына сөйләшкән төбәк барлыгын ачкан

Әтнә театры Финляндия татарларына Татарстанда саф татар теле һәм татар әхлагы сакланган төбәк барлыгын күрсәтеп кайткан.

«Без Хельсинкида яшәгән милләттәшләребез чакыруы буенча иҗади сәфәрдә булып кайттык. Финляндиягә Чыңгыз Айтматовның „Гүзәлем Әсәл“ спектаклен алып бардык. Беренче көнне спектакль күрсәтсәк, икенче көнне халык җырларыннан һәм биюләреннән торган концерт программасын тәкъдим иттек», – диде театр директоры Ленур Зәйнуллин.

Концерт программасы Финляндия татарлары соравы буенча әзерләнгән. Концертны үз шигырьләре белән шагыйрә Гөлүсә Батталова алып барган. Театр артистлары халык җырларын баш режиссер Рамил Фазлыевның баянына кушылып башкарганнар.

«Безне бик җылы каршыладылар. Спектакль һәм концертыбыздан канәгать калдылар кебек. Мин концертта тамашачы янында утырып, аларның тәэсирләрне күзәттем. Мең кат ишетелгән җырлар, каралган биюләр аларга бөтенләй башкача тәэсир итте. Хельсинкидан „Бу программаны үзебезнең тамашачыга да тәкъдим итергә кирәк“, дигән фикер белән кайттым», – ди театр директоры.

Финляндиядә яшәүче татарлар Татарстанда бары тик татар телендә генә сөйләшкән район барлыгын белеп гаҗәпләнгәннәр һәм бирегә сабан туена килергә теләк белдергәннәр.

Әтнә театрының Хельсинкига иҗади сәфәре Финляндия төркиләре берлеге рәисе Варол Абдрахим, Финляндиянең Ислам җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин катнашында оештырылган. Финляндиягә Әтнә кунаклары белән танышырга Эстониядә яшәүче татарлар да килгән.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*