tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театрына нигез салучы Гомәр Мәрданов вафат
Әтнә театрына нигез салучы Гомәр Мәрданов вафат

Әтнә театрына нигез салучы Гомәр Мәрданов вафат

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына нигез салучы, театр дөньясында мәшһүр шәхесләрнең берсе булган Гомәр Ханнан улы Мәрданов вафат булды. Бу мәгълүматны Әтнә татар дәүләт театры директоры Ленур Зәйнуллин раслады.

“Гомәр Мәрдановка 88 яшь иде. Соңгы арады бик авырды”, – диде театр директоры.

Гомәр Мәрданов иртәгә Әтнә авылы зиратына хатыны Җәүһәрия кабере янында җирләнәчәк. Озату мәрасиме 10.00 сәгатьтә башлана. Туганнары теләге буенча өеннән озатылачак.

Гомәр Мәрданов озак еллар Әтнә халык театрын җитәкләгән шәхес. 2018 ел ахырында Әтнә театрының 100 еллык юбилеенда да катнашты.

 

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*