tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясенә әзерләнәләр
Әтнәдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясенә әзерләнәләр

Әтнәдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясенә әзерләнәләр

21 февральдә Әтнә районы Комрыгуҗа мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе була.

Ике елга бер мәртәбә оештырыла торган конференция быел сигезенче тапкыр үткәрелә. Аның эшендә республика районнарыннан укучы-укытучылар, республикадан галимнәр, фән эшлеклеләре килер дип көтелә.

2018 нче елның 16 нчы февралендәге конференция Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында, бөек мәгърифәтченең 200 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән иде.

Аның эшендә Татарстанның 15 районыннан һәм Казан шәһәреннән 70тән артык укучы һәм укытучы үзләренең фәнни эшләре белән алты секциядә чыгыш ясады.

atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*