tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Руслан Айсин татарларның этник бүленешенә карата фикерен белдерде
Руслан Айсин татарларның этник бүленешенә карата фикерен белдерде

Руслан Айсин татарларның этник бүленешенә карата фикерен белдерде

«Яңа гасыр» телерадикомпаниясендә, «Татарлар» тапшыруы кысаларында, татарларның килеп чыгышына, язмышына багышланган әңгәмәләр сериясендә белгечләр милләтнең этник бүленеше проблемаларына тукталдылар.

Сәясәт белгече Руслан Айсин татарның электән дәүләтле, телле, динле, мәгърифәтле халык булуын билгеләп узды. «Безнең милли аң, сәяси үзаң бар. Кайбер зур халыкларның сәяси үзаңнары юк. Бу аларның тарихлары бай булмаган дигән сүз», — диде.

Ул элекке заманнарда цивилизация төшенчәсе булмавын, аны 18 гасырда гына французлар керткәнен искәртте. «Ул вакытта дәүләтлелек төшенчәсе, аннары гына цивилизация дигән әйбер килеп чыккан. Димәк, безнең асылда ул әйбер бар», — диде. Аның фикеренчә, Әстерхан, Себер татарлары дип аеру чыннан да территориаль бүленеш, ул берничек тә этник бүленешләргә тиң түгел.

«Кайбер надан кешеләр „без мишәрләр, без тегендә яшибез“ ди. Руслар бит, мин Камчаткада яшәүче, дип аерып алып әйтми. Шуны истә тотарга кирәк: без бердәм һәм бер халык. Шул позициядән фикер йөртергә кирәк», — диде Руслан Айсин.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарлар төрле кабиләләрдән торганын искәртте. «Еш кына безнең күршеләр — казахлар, ногайлар „сездә кабилә юк“ бит диләр. Алар бездә булганнар, ләкин утрак тормышка күчкәч, кабиләләр беткән, тик эзләре бар. Аерым халык кына кабиләгә ия булып, бездә булмаган дигән сүз дөрес түгел. Без аларны истә тотып, тарихны язганда, боларны чамаларга тиешбез», — диде.

Галим Казан, Касыйм, Әстерхан, Кырым, Себер татарларының нигезе татар булуын, беренче сүзе шушы ханлыкларның башкаласы атамасы гына булуын искәртте. «Аермалыклар бар, ләкин тел уртак. Без аңларга тиешбез: безнең халык формалашу ягыннан бердәм. Татар теле бер тел, аның диалекталь вариантлары гына бар. Татарны ясалма этнос дип сөйләүчеләр дә бар, ләкин без зур җирлектә яшәсәк тә, бердәмлек саклаганбыз», — диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*