tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Euronews каналы ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны яктыртачак
Euronews каналы ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны яктыртачак

Euronews каналы ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны яктыртачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Euronews телеканалы директоры Майкл Питерс белән очрашты. Алар хезмәттәшлек турында фикер алышты. Шулай ук ТАССР ның 100 еллыгына багышланган чараларны яктырту мөмкинлеге турында да сүз барды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда алар алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар, шул исәптән ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында да», диелгән матбугат хезмәтендә.

Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин катнашты.

Euronews – дөньяның 160тан артык илендә көн саен 12 телдә тапшырулар алып баручы тәүлек буе эшли торган Европа мәгълүмат телеканалы. Каналның аудиториясе 400 миллионнан артык кеше тәшкил итә. Татарстан һәм Euronews арасында хезмәттәшлек буенча күпьеллык тәҗрибә бар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*