tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда татар җырын башкаручыларның “Туган тел” республика конкурсы үтәчәк
Башкортстанда татар җырын башкаручыларның “Туган тел” республика конкурсы үтәчәк

Башкортстанда татар җырын башкаручыларның “Туган тел” республика конкурсы үтәчәк

1975 елдан башлап Башкортстан Республикасында Башкортстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә татар җырын башкаручыларның “Туган тел” республика конкурсы үткәрелә. Тәүге елларда конкурсның йомгаклау концерты Уфада оештырылса, 2013елдан ул Дүртөйле шәһәрендә үтә башлады.

Шушы вакыт эчендә конкурста җиңүчеләр (атап әйткәндә, Филүс Каһиров, Ришат
Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Эльмир Халиков, Рәдиф Зарипов һ.б.) татар һөнәри җыр сәнгатендә зур уңышларга ирештеләр һәм милли мәдәнияткә сизелерлек өлеш керттеләр. Татар халык җырын популярлаштыру, милли башкару традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук яшь җырчыларны ачыклауны максат итеп куйган бу конкурс агымдагы елның 1–2 ноябрендә 13нче тапкыр оештырыла.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәге тәртип буенча
билгеләнә һәм бүләкләнә:

  • “Һөнәри башкаручылар” номинациясендә I, II, III (2 кеше)
    дәрәҗә дипломантлар;
  • “Үзешчән башкаручылар” номинациясендә I, II, III (2 кеше)
    дәрәҗә лауреатлар;
  • Гран–при.

Шул рәвешле, җәмгысы 9 җиңүче бүләкләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*