enrutat
Баш бит / Европа Нәби Дәүлине хәтерли
Европа Нәби Дәүлине хәтерли

Европа Нәби Дәүлине хәтерли

ТР Милли музеенда Бөек Ватан сугышында һәм Бухенвальд-Дора лагерьларында оештырылган антифашистик Каршылык хәрәкәтендә катнашкан күренекле татар язучысы Нәби Дәүлигә багышланган иҗади очрашу һәм Түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл утырышында ТР Милли музееның Генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты, Казан Федераль университет  галимнәре, күренекле шагыйрьләрдән Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Эльмира Шәрифуллина, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры урынбасары Гөлфия Шаһивәлиева, шагыйрь Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия ханым Дәүләтшина, «Кавказ, Татар һәм Төркистан мәдәниятен өйрәнү  институты» директоры Штеффен Мисте Хотопп-Рике җитәкчелегендәге Германия югары уку йортлары галимнәре һәм укытучылары, республикабызның иҗат, фән дөньясы һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Германия делегациясенең сәфәре гыйльми һәм иҗтимагый өлкәләрдәге хезмәттәшлек килешү нигезендә бара, аларның эшчәнлеге татар һәм башка төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, Германия җирендә һәлак булган антифашист каһарманнарның якты истәлеген мәңгеләштерүгә, нацизмга каршы хәрәкәттә катнашкан милләттәшләребезнең мирасын өйрәнүгә юнәлгән. Бу килүләрендә алар шагыйрьнең туган ягы – Әлки районында булдылар, әдипнең якташлары, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары белән очраштылар.

Нәби Дәүли язмышында күп кенә ватандашларыбызның тәкъдире чагыла. Сугыш елларында ул иң вәхши Бухенвальд-Дора лагерьларында мәхбүслек газабын уза. Әмма төрлечә кимсетүләр, кыйнаулар татар солдатының рухын имгәтә алмый. Ул фикердәшләре белән бергә фашизмга

Каршылык хәрәкәтенә кушыла. 1945 елның апрелендә тоткынлыктан котылгач, яңадан Кызыл Армия сафларында көрәшүен дәвам итә. Сугыштан соң, әсирлектә күргәннәре хакында «Яшәү белән үлем арасында» дигән әсәрен яза. Бәян укучылар арасында зур кызыксыну уята. Алай гына да түгел, Европаның барлык илләрендә тәрҗемә ителеп дөнья күрә.

1977 елда Нәби Дәүлигә, дәһшәтле Бухенвальд-Дора лагеренда фашизмга Каршылык хәрәкәте вәкиле буларак, дәүләт бүләге тапшыру турында карар әзерләнә. Әмма медаль язучы вафатыннан соң ярты ел узгач, 1990 елда аның гаиләсенә тапшырыла. Казан урамнарының берсе шагыйрь Нәби Дәүли исемен йөртә.

Түгәрәк өстәл кысаларында Милли музейның икенче катында шагыйрьнең тормышына һәм иҗат юлына багышланган «Нәби Дәүли: Яшәү белән үлем арасында» дигән күргәзмә эшли башлады. Ул «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» дип исемләнгән музей проектының аерым сәхифәсе булып тора.

 Ирек НИГЪМӘТИ

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*