tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Европа татар яшьләре Таллинда очрашачак
Европа татар яшьләре Таллинда очрашачак

Европа татар яшьләре Таллинда очрашачак

23-25 август көннәрендә Эстония башкаласы Таллин шәһәрендә II Европа Татар яшьләре форумы узачак. Европа илләреннән җыелган яшьләр татар диаспорлары тормышының иң мөһим мәсьәләре хакында фикер алышачак, төрле темаларга багышланган дискуссияләр, конференцияләрдә катнашачак, шулай ук яшь башкаручыларның концертлары да оештырыла, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Форум программасына «Кыз урлау» спектакле, Татарстаннан килгән артистлар чыгышы, татар биюе буенча мастер-класс, Таллин каласы буенча экскурсия дә кертелгән.

Әлеге форум эшендә Бөтендөнья татар конгрессының чит илләр белән эшләү бүлеге мөдире Ленара Кутеева һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе Тәбрис Яруллин да катнашыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*