tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Кеше хокуклары / Милли оешмалар урнашкан бинаны cаталар
Милли оешмалар урнашкан бинаны cаталар

Милли оешмалар урнашкан бинаны cаталар

Казан хакимияте татар милли оешмалары урнашкан Карл Маркс урамындагы 41-нче йортны сатуга куйган. Моның артында Русия ФСБсы тора, урамга куып чыгарып эшчәнлегебезне туктатырга телиләр, дип белдерә иҗтимагый оешма вәкилләре.

Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сәхифәсендә Карл Маркс урамындагы 41/13-нче йортның сатылачагы турында белдерелә. Федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас истәлеге булган бу бинаның башлангыч бәясе 11 миллион 624 мең сум итеп күрсәтелгән. 29 август көнне аукцион оештырылачак.

Аукцион комиссиясе вәкиле, ул Азатлыкка үзенең исемен белдермәде, әлеге бина хосусыйлаштыру програмын тормышка ашырып сатуга куелды, дип әйтте.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетыныкы булган бу бинага Татар иҗтимагый үзәге, “Азатлык” татар яшьләр берлеге һәм морзалар җәмгыяте урнашкан иде. Иҗтимагый үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, оешмалар бинаны кулланып кына торган, барлык чыгымнарны да “Казан” милли-мәдәни үзәге каплаган.

“Казан” үзәге җитәкчесе урынбасары Раушания Гимушина бинаның сатылачагы турында анда утырган вахтерлардан ишеткән. “Алар миңа ниндидер кешеләрнең бинага килеп, фотога төшереп йөрүләрен сөйләде”, диде ул Азатлыкка. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты бинаның сатылачагы турында милли үзәккә шалтыратып белдерүне кирәк санамаган.

Азатлык радиосы милек мөнәсәбәтләре комитетына кат-кат шалтыратып караса да, әлеге бинаның ни сәбәпле сатылачагы турында мәгълүмат ала алмады, телефоннары җавап бирмәде.

Галишан Нуриәхмәт фикеренчә, моның төбендә Русиядәге милли хәрәкәтләрнең эшчәнлеген буарга тырышу ята һәм бу гамәлнең артында ФСБ тора.

“Миңа хөкемдар булып эшләгән өчен бирелгән гомерлек ташламаларны һәм өстәмә пенсиямне алдырдылар, Зәки Зәйнуллинга җинаять эше кузгаттылар, Наил Нәбиуллинга әледән-әле басымнар булып тора. Эшчәнлегебезне туктату өчен инде хәзер безне урамга чыгарып ташларга җыеналар”, диде Нуриәхмәт.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин да бинаны сатуга куюны милли хәрәкәткә чираттагы һөҗүм буларак бәяли, әмма ул бу бина өчен көрәшәчәкләрен белдерә.

“Миңа калса бу дәүләт тарафыннан безне куып чыгарып, эшебезне чикләү өчен махсус эшләнә. Соңгы ике елда “Азатлык” оешмасы бик актив эшчәнлек алып бара башлады. Милли үзаңны үстерүдә, татарларның проблемалары белән чит илләрне таныштыруда зур эшләр башкарды. Әлбәттә, мондый активлык Русияне һәм үзебездә Русиягә баш июче түрәләрне борчый, алар безнең эшебезне туктатырга тели. Әмма без бина өчен көрәшәчәкбез һәм куып чыгарган очракта да, эшебезне барыбер дәвам итәчәкбез”, диде Нәбиуллин.

Әлеге бинада Татар иҗтимагый үзәге, “Азатлык” татар яшьләре берлеге үзенең җыелышларын үткәрә иде. Сентябрьдән июньгә хәтле “Азатлык” берлеге канаты астында “Фикер” милли бәхәс клубы, “Татарлар” киноклубы, “Караоке клуб”, “Шәрык” клубы эшләп килде. Аннан тыш ифтарлар, Корбан, Ураза бәйрәмнәре, башка очрашулар да үткәрелде.

Автор: Наил Алан
Чыганак: «Азатлык» радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*