tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнил Вакказов «Казан кичләре» концертын татар эстрадасындагы яңа формат дип атады
Фәнил Вакказов «Казан кичләре» концертын татар эстрадасындагы яңа формат дип атады

Фәнил Вакказов «Казан кичләре» концертын татар эстрадасындагы яңа формат дип атады

Кичә Казанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә «Казан кичләре» концерты үтте.

«Казан кичләре» концертының үзенчәлеге — артистларга алып баручы да, тамашачылар да интервью рәвешендә сораулар бирә. Проектны «BEZ» телеканалы оештыра.

«Концерт барышында җырчыларга бирелгән сорауларның темасы бик киң. Җырчылар берсе дә сорауларны алдан белми. Сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнүче артистлар җырлаулары өчен түгел, нәкъ менә: „Ничек җавап бирермен микән?“, — дип борчыла. Тамашачылар җырчыларга сорауларын әзерләп килә. Шулай ук концерт барышында да аларла яңа сораулары барлыкка килә», — дип сөйләде «BEZ» каналының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина.

Кичәне Фәнил Вакказов алып барды. Аның сүзләренчә, әлеге концерт татар эстрадасында яңа формат. «Бу проект, ялгышасам, беренче тапкыр 2016 елның ахырында үткән иде. Сорауларны төзегәндә, кабатланмаска тырышабыз. Көн кадагына туры килгән сораулар әзерлибез», — диде «Казан кичләре» концертының алып баручысы Фәнил Вакказов.

Концертта Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артистлары «Фәридә-Алсу», Айдар Габдинов, Данир Сабиров, Азат-Алсу Фазлыевлар һәм башкалар катнашты.

Алинә Айдарова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*